Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2023

Новости за 29.10.2023

Әлмәтлеләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» республика суперфиналында җиңү яулады

Tatar-inform.tatar 

Казанда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы узды. Ярышларда Әлмәт командасы беренче урынны алды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Читать дальше...

Быел «Каз өмәсе» фестиваленә чакыру өчен 7 номинациядә бәйгеләр була

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда III Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале оештырылачак. Фестивальгә әзерлек йөзеннән, 7 номинациядә бәйгеләр була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Читать дальше...



Мәскәүнең «Шатлык» ансамбле Сара Садыйкова исемендәге конкурста беренче урынны яулады

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең «Шатлык» фольклор ансамбле Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач-2023» XII төбәкара ачык татар җыры һәм камера-инструменталь музыка фестиваль- конкурсында катнашты. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Табиб Россиядә инсультның бик тиз яшәрүен искәртә

Tatar-inform.tatar 

Россиядә һәм бөтен дөньяда 45 яшькә кадәрге кешеләрдә инсульт очраклары ешрак күзәтелә, хәзер моңа пациентларның 5-8 проценты туры килә. Ләкин, авыруның куркыныч нәтиҗәләрен булдырмас өчен мөмкинлек бар. Моның өчен профилактика һәм грамоталы медицина контроле кирәк, дип белдерде РИА Новости белән әңгәмәдә Россия Федераль медицина-биология агентлыгы башлыгы Вероника Скворцова.

Читать дальше...

Татарстан халкын томан, бозлавык һәм буран вакытында саклык чаралары турында кисәтәләр

Tatar-inform.tatar 

Метеорологлар фаразлавынча, 29 октябрь, якшәмбе киченнән дүшәмбе, 30 октябрь киченә кадәр Татарстанда урыны белән бозлавык, томан була, шулай ук 15 метрга кадәр көчле җил, юлларда бозлавык көтелә.

Читать дальше...

Ноябрьдә Россиядә 2 миллионнан артык кеше хезмәт хакына өстәмә алачак

Tatar-inform.tatar 

Ноябрь аенда бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре һәм гражданлык дәүләт хезмәткәрләре 5,5 процентка индексацияләнгән хезмәт хакы алачак. Гомумән алганда, өстәмә түләү 2 миллионнан артык кешегә кагыла, дип хәбәр итә «Российская газета» РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафоновка сылтама белән.

Читать дальше...

Самара һәм Оренбург өлкәләре арасындагы күперне Татар автономиясе ярдәмендә төзегәннәр

Tatar-inform.tatar 

Самара өлкәсенең Гали һәм Оренбург өлкәсенең Богырыслан районы Байрак выллары арасында яңа күпер салынган. Гали белән Байрак татар авылларын аерып торучы елга аша күпер бик искергәч, Самарның Зубчаниновка бистәсендә урнашкан «Болгар мирасы» мәчетенең имам-хатыйбы Рәсих хәзрәт Вакказов аны төзекләндерүгә алынган. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Рәҗәп Тайип Эрдоганны Төркиянең 100 еллыгы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны һәм Төркия халкын республика оешуының 100 еллыгы белән котлады. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган һәм төрек лидеры белән бергәләп төшкән фотосын урнаштырган.

Читать дальше...

Төркиянең Казандагы Генераль консулы ватандашларын Республика көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Төркиянең Генераль консулы Угур Йылмаз Республика көнендә Россиядә яшәүче ватандашларына мөрәҗәгать итте. Котлауны ул «Татар-информ» редакциясенә җибәрде.

Читать дальше...

Түбән Новгородта Этикет мәктәбендә балаларны Тукай иҗаты белән таныштырганнар

Tatar-inform.tatar 

Түбән Новгородта «Бердәм Россия» партиясе штабында балалар өчен Этикет мәктәбенең яңа төркеме белән беренче дәрес булды. Балалар белән татар телендә әдәпле сүзләр — иң гади сәламләү һәм рәхмәт сүзләрен өйрәнә башладылар, дип хәбәр ителә Түбән Новгород өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе сайтында.

Читать дальше...

Түбән Новгородта Этикет мәктәбендә балаларга Тукай иҗаты турында сөйләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

Түбән Новгородта «Бердәм Россия» партиясе штабында балалар өчен Этикет мәктәбенең яңа төркеме белән беренче дәрес булды. Балалар белән татар телендә әдәпле сүзләр — иң гади сәламләү һәм рәхмәт сүзләрен өйрәнә башладылар, дип хәбәр ителә Түбән Новгород өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе сайтында.

Читать дальше...

Төркиянең 100 еллыгына багышланган чарада татарлар турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

Төркия университетларында эшләүче татар галимнәре Чулпан Зариф-Четин һәм Рамилә Яруллина-Йылдырым Төркия җөмһүриятенең корылуына 100 ел тулу уңаеннан «Хәйдәр Алиев һәм Төркия» халыкара фәнни симпозиумында катнашып, татар әдәбияты һәм татар шәхесләре турында сөйләделәр.

Читать дальше...

Владимир Путин автомобиль һәм җәмәгать транспортын йөртүчеләрне котлады

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Телеграмманы Кремльнең матбугат хезмәте бастырып чыгарды.

Читать дальше...

Ульяновскида «Чәкчәк-пати» кичәсенә Татарстан, Свердловск, Оренбург татарлары җыелган

Tatar-inform.tatar 

29 октябрьдә Ульяновск Татар мәдәнияте үзәгендә татар яшьләренең «Чәкчәк-пати» кичәсе булды. Бу турыда Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.

Читать дальше...

Министр табибларны медицинага кагылышсыз вазифалардан азат итәргә вәгъдә бирде

Tatar-inform.tatar 

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектын гамәлгә ашыру медицина хезмәткәрләрен һөнәри эшчәнлек белән бәйле булмаган функцияләрне үтәүдән азат итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Адыгеяга эш сәфәре вакытында белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Читать дальше...

Владимир Путин Рәҗәп Тайип Эрдоганны Төркия Республикасының 100 еллыгы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Узган йөз ел эчендә Төркия күп сынауларны җиңде һәм күп өлкәләрдә танылу алып, уңышларга иреште. Бу хакта республика Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны котлаганда Россия лидеры Владимир Путин белдерде.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *