Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2024

Новости за 20.04.2024

Актанышта җиңел атлетика дөнья чемпионы Фирая Жданова Кубогына ярышта җиңүчеләр билгеле

Tatar-inform.tatar 

Бүген данлыклы спортчы, дөньякүләм җиңел атлетика чемпионы Фирая Жданова-Солтанова Кубогына мәктәп укучылары арасында эстафета булды. Бу хакта «Актаныш-информ» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Читать дальше...

Зур Кукмара мәктәбендә Мияссәр Мансуров истәлегенә шахмат турниры булды

Tatar-inform.tatar 

Зур Кукмара мәктәбендә Россиянең атказанган төзүчесе, «Кукмара районының мактаулы гражданины» һәм башка бик күп бүләкләр иясе Мияссәр Мансуров истәлегенә шахмат турниры узды. Быел әлеге ярыш бишенче тапкыр үткәрелде. Анда үз көчләрен сынарга район мәктәпләреннән укучылар җыелды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Читать дальше...

«Мәйдан» журналы Илдар Юзеев премиясен беренче мәртәбә Казанда тапшырды

Tatar-inform.tatar 

«Мәйдан» журналы яңа лауреатларга үзе Язучылар берлеге белән бергә гамәлгә куйган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясен тапшырды. Әлеге тантана беренче мәртәбә Казанда узды.

Читать дальше...

Балтач егетләре язгы ташудан зыян күргән Оренбургта яшәүчеләргә ярдәм итә

Tatar-inform.tatar 

Язгы ташудан зыян күргән Оренбург өлкәсенә ярдәм итәр өчен республикадан 56 кеше җибәрелде. Алар арасында Балтач районы егетләре дә бар. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Зәлия Фәйзрахманова яза.

Читать дальше...

Чирмешәндә өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында үзешчән артистлар концерт куйды

Tatar-inform.tatar 

Мәдәният тармагында эшләүче һәм элек хезмәт куйган бер төркем үзешчән артистлар Чирмешән районының өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә яз кәефе бүләк иттеләр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Читать дальше...

Путин төбәкләрдә медицина хезмәткәрләренә айлык түләү арту турында хәбәр итәргә кушты

Tatar-inform.tatar 

Россия Хөкүмәте медицина хезмәткәрләренең кайсыберләренә ай саен махсус социаль түләүләрне арттыру өчен чаралар күрергә тиеш. Мондый йөкләмәне Президент Владимир Путин бирде.

Читать дальше...

Түбән Камадан Рәхилә Корбангалиева махсус операциядә катнашучылар өчен мендәрләр тегә

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада яшәүче Рәхилә Корбангалиева һәр кичен тегүгә багышлый. Ул хәрби хезмәттәгеләр өчен мендәрләр ясый. Кечкенә эшләнмәләргә фронтта ихтыяҗ зур, чөнки мондый мендәрләр күп урын алмый, аларны күчереп йөртү уңайлы, ә окопта яки блиндажда ял итәргә кирәк булса, ярдәм итә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Читать дальше...



Татарстанның 28 районында мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимегән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның 28 районында мөгезле эре терлекләрнең баш саны буенча тискәре динамика күзәтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сөйләде.

Читать дальше...

Татарстаның 26 районында рапс, арпа һәм бодай чәчүгә керештеләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның 26 районында рапс, арпа һәм бодай чәчә башладылар. Быел язгы чәчү мәйданы 1,8 миллион гектар тәшкил итә. Чәчү буенча күрсәткечләр планның 1 процентына якынлаша (14,7 мең гектар). Бу хакта РТ Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров белдерде.

Читать дальше...

Марат Әхмәтов олимпиадада катнашучыларга: Сезнең белән без телебезне киләчәкле итәбез

Tatar-inform.tatar 

Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган Татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиадасының йомгаклау тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашучыларның телне саклауда зур роль уйнауларын билгеләде.

Читать дальше...

Төрле илләрдән килгән дипломатлар Казанның Лядской бакчасында алмагачлар утыртты

Tatar-inform.tatar 

Казанның дипломатик берләшмәсе гомумшәһәр өмәсенә кушылды. Консуллык хезмәткәрләре һәм консуллар үзләре Лядской бакчасында 12 алмагач утыртты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.

Читать дальше...

Яшел Үзән районында махсус операциядә катнашучы хөрмәтенә мемориал ачылды

Tatar-inform.tatar 

Яшел Үзән районының Бело-Безводное авылында махсус операция катнашучысы Дмитрий Софронов укыган мәктәп диварына мемориаль такта урнаштыруга багышланган тантаналы митинг узды. Софронов 2022 елның 6 мартында хәрби бирем вакытында һәлак булган. Көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен ул үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителгән.

Читать дальше...

Орск мәчете имамы: Беренче катның яртысыннан артыгын су басты

Tatar-inform.tatar 

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәеф Равил Гайнетдин боерыгы буенча, Орскидагы су басу зонасына гуманитар миссия җибәргән. Орск шәһәре Дәрбсәли Беркембаев исемендәге мәчете имам-хатыйбы Кадыйрҗан Тнаштыгулов тревога сигналының 5 апрельдә таравих-намаз вакытында яңгыравы турында сөйләгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр итәләр.

Читать дальше...

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Лядской бакчасын җыештырып, өмәдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм Республика парламенты аппараты хезмәткәрләре 20 апрельдә республика башкаласының җәмәгать паркларын төзекләндерү өмәсенә килде. Парламентарийлар Казан үзәгендәге Лядской бакчасын җыештырдылар, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә.

Читать дальше...

Чиләбедә «Татар гаиләсе-2024» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

Чиләбе өлкәсендә «Татар гаиләсе-2024» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының ВКонтакте социаль челтәрләрендәге төркемендә хәбәр итәләр.

Читать дальше...

Татарстанда соңгы елда ташламалы ипотекага ихтыяҗ 2,7 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2024 елның 1 кварталы йомгаклары буенча 8 процентлы ташламалы ипотекага 12 831 гариза бирелгән. Бу 2023 елның беренче өч ае белән чагыштырганда 2,7 процентка күбрәк, дип яза РБК.

Читать дальше...

Татарстанда бер атнада ярма, шикәр һәм каймак кыйммәтләнде

Tatar-inform.tatar 

8 апрельдән 14 апрельгә кадәр бер атна эчендә Татарстанда дөге һәм бодай кыйммәтләнгән. Бу ярмаларның килограммы 104,57 һәм 42,62 сум тора башлаган. Бәяләр 1,11 һәм 1,48 процентка арткан. Бу хакта Татарстанстат статистикасы мәгълүматлары хәбәр итә.

Читать дальше...

Пенза өлкәсендә «Яңа йолдыз-2024» төбәк балалар иҗат һәм талант бәйгесе узган

Tatar-inform.tatar 

18 апрелендә Пенза өлкәсендә берьюлы берничә татар авылында ll «Яңа йолдыз-2024» төбәк балалар иҗат һәм талант конкурсының беренче этабы узган. Бу хакта Пенза өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте сайтында хәбәр итәләр.

Читать дальше...

Песошин Мәләкәс аръягында трамвай тармагы төзү турында: Сорау ябылмады, әмма кичектерелде

Tatar-inform.tatar 

Чаллы шәһәренең Мәләкәс аръягы микрорайонында яңа трамвай тармагы төзү мәсьәләсе әлегә кичектерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советының 53 утырышында хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *