Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2024

Новости за 02.04.2024

Буа районы Исәк авылында берничә урамны су баскан

Tatar-inform.tatar 

Бүген Буа районының Исәк авылында берничә урамны су баскан. Берничә сәгать эчендә кар суы елга булып ага. Яшел урамында агым аеруча көчле була. Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, мондый су басуны элек күрмәгәннәр.

Читать дальше...

Ульяновскида Ислам мәдәнияте үзәгендә беренче тапкыр балалар өчен ифтар булды

Tatar-inform.tatar 

Ульяновск шәһәренең Засвияжье районында урнашкан Ислам мәдәнияте үзәгендә беренче тапкыр балалар өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Пермь краеның Барда районында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә чаңгы ярышы булды

Tatar-inform.tatar 

28 март көнне Пермь краенда «Колос» спорткомплекс базасында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә чаңгы ярышлары буенча Барда муниципаль округының беренчелеге узды. Ярыш кышкы сезонның ябылуына багышланды. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Самарада «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзов музей-йортында ифтар булды

Tatar-inform.tatar 

Самара өлкәсе Камышлы районы Татар Байтуганы авылында Сәләй Вәгыйзов музей-йортында 8нче ел дини бәйрәмнәр үткәрелә. Анда «Әлифба» авторларын һәм аларның балаларын искә алу кичәләре, Корбан бәйрәме, Мәүлид-ән–Нәби бәйрәме, ифтарлар булды. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстан спортчысы бодибилдинг буенча Бөтенроссия ярышларында җиңде

Tatar-inform.tatar 

30-31 мартта Мәскәүдә бодибилдинг буенча Мәскәү кубогының «Гран при столицы» Бөтенроссия ярышлары узды. Мәскәүдән һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 400гә якын иң көчле атлет чемпион исеме өчен ярышты. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

Читать дальше...

БМО Татарстанга дроннар атакасы турында: Мондый һөҗүмнәр туктатылырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

Берләшкән милләтләр оешмасында (БМЛ/О) пилотсыз очкычларның Татарстандагы объектларга һөҗүмен гаепләделәр. Тыныч халыкка һәм гражданлык инфраструктурасына мондый һөҗүмнәр туктатылырга тиеш. Бу хакта ТАССка әңгәмәсендә оешманың рәсми вәкиле Стефан Дюжаррик белдерде.

Читать дальше...

Казахстан Тышкы эшләр министрлыгы Израильнең Дамаскта Иран илчелегенә һөҗүмен гаепләде

Tatar-inform.tatar 

Казахстан дипмиссияләргә һәм аларның хезмәткәрләренә карата көч куллану һәм агрессиянең теләсә кайсы күренеше кабул ителми дип саный. Шул рәвешле, республиканың Тышкы эшләр министрлыгы Израильнең Дамасктагы (Сирия) Иран илчелегенең консуллык бүлегенә һөҗүм итүен шәрехләде.

Читать дальше...



Санкцияләр сәбәпле, Кыргызстанда «Мир» карталарына хезмәт күрсәтү туктатыла

Tatar-inform.tatar 

5 апрельдән Кыргызстанда «Мир» карталары эшләми башлый. Моңа АКШ керткән санкцияләр сәбәп булган. Бу хакта ТАСС «Элкарт» түләү системасы операторына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Менделеевск Россия моношәһәрләре конкурсында җиңү яулады

Tatar-inform.tatar 

Менделеевск РФ ВЭБ корпорациясенең «Шәһәрләр өчен биш адым» программасында моношәһәрләр арасында җиңү яулады. Бу хакта Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев Телеграм-каналында сөйләде.

Читать дальше...

Казахстан министрлыгы: Татарстанга һөҗүм иткән беспилотник Казахстаннан дигән сүз - фейк

Tatar-inform.tatar 

Бүген кайбер Телеграм-каналларда Татарстан объектларына һөҗүм иткән пилотсыз очкычлар, янәсе Казахстан территориясеннән җибәрелгән дигән мәгълүмат чыкты. Казахстан Республикасы Саклану министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Читать дальше...

Татарстан укучылары юл хәрәкәте иминлегенә багышланган бәйгедә смартфон ота ала

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен белүне тикшерү бәйгесе башланды. Анда 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Бу хакта республиканың Цифрлы трансформация үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә торак өчен саклыкка җыелган акча килешүен гамәлгә куярга планлаштыралар

Tatar-inform.tatar 

Россиядә яңа финанс хезмәте — торак өчен саклыкка җыелган акча килешүе барлыкка килергә мөмкин. Бүген шул хактагы закон проекты Дәүләт Думасында I укылышта кабул ителде. Бу хакта «Дума.ТВ» Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Васил Шәйхразиев Туймазы шәһәрендә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бөек татар шагыйре Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр салды. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Путин: Безне дошман күрүчеләр, СССР таркалгач, Россияне «тулысынча җимерү» максатын куйды

Tatar-inform.tatar 

Советлар Союзы таркалганнан соң, безне дошман күрүчеләр Россияне «тулысынча җимерү», ә аннары аны үз мәнфәгатьләренә буйсындыруны максат итеп куйды. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышында РФ Президенты Владимир Путин белдерде, дип яза ТАСС.

Читать дальше...

Татарстанда Казанда БРИКС Уеннарына әзерлек оператив штабы һәм эшче төркемнәре булдырыла

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2024 елда Казанда БРИКС Уеннарына әзерлек һәм аны уздыру буенча оператив штаб булдырылачак. Бу боерыкны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Читать дальше...

Чаллыда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Чаллыда «Омега» сәүдә комплексы янында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты җәелдерелде. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Читать дальше...

Зилә Вәлиева: Дошманның ни дәрәҗәдә мәкерле булуын тагын бер кат искә төшерү мөһим

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда уздырыла торган һәм алда торган халыкара чараларны исәпкә алып, иминлек мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Республика Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Алабуга» махсус икътисади зонасына пилотсыз оча торган аппарат һөҗүме белән бәйле хәлне шәрехләп, «Татар-информ»га шундый фикер белдерде.

Читать дальше...

Мәскәүнең «Тереза Дурова театры» җитәкчесе: Казанга спектакль белән килү – зур җаваплылык

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүнең «Тереза Дурова театры» музыкаль-драма театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер, Россиянең халык артисты Тереза Дурова Казандагы театр сәнгате һәм тамашачы турындагы фикерен әйтте.

Читать дальше...

Россиянең ЮНЕСКО каршындагы Даими вәкиле Әләүтдинов «Мәскәү-Татарстан күпере»ндә катнаша

Tatar-inform.tatar 

13 апрельдә «Мәскәү - Татарстан күпере» яшьләр форумында Россиянең Париждагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле, ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиле Ринат Әләүтдинов үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Алабугада булды һәм торак биналарны оператив рәвештә торгызырга кушты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабугада булды, анда ул зыян күргән биналарны карады, төзүчеләр белән аралашты һәм кыска вакыт эчендә торак биналарын торгызырга кушты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәүнең Тереза Дурова театры беренче тапкыр Казанга гастрольләр белән килә

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүнең «Тереза Дурова театры» беренче тапкыр Казанга спектакльләрен алып килә. 9, 10, 16, 17 апрельдә ике мәйданчыкта театрның ике спектакле күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Читать дальше...

5 апрельдә Казанда хәйрия маршруты йөриячәк

Tatar-inform.tatar 

5 апрельдә, изге Рамазанның соңгы җомга көнендә, Казанда хәйрия маршруты йөриячәк. Беренче тапкыр ул рейска Рамазан ае хөрмәтенә мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды башлангычы белән узган ел чыкты һәм казанлылар аны хуплап каршы алды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин Россиянең миграция сәясәтенә якын килүне тирәнтен яңадан карауны таләп итте

Tatar-inform.tatar 

Россиядә мәдәниятне, традицияләрне, ил тарихын һәм телен хөрмәт итүче чит ил кешеләре генә яши һәм эшли ала. Бу принцип хәлиткеч булырга тиеш. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *