Шәймиев һәм Төркия Генконсулы мәдәният өлкәсендә уртак проектлар хакында фикер алышты
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз (ул 2023 елның 1 октябрендә үз вазифасына кереште) белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Минтимер Шәймиев кунакка фонд эшчәнлеге турында экспозиция тәкъдим итте, борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеген, шулай ук Казан Изге Ана иконасы чиркәвен яңадан торгызу, Болгар ислам академиясен, «Адымнар» күп телле белем бирү комплекслары төзү буенча фонд гамәлгә ашырган проектлар хакында сөйләде.
Угур Йылмаз Татарстанның күпмилләтле республика булуын, биредә тыныч һәм дусларча атмосфера хөкем сөрүен билгеләп үтте.
«Сез мөселманнарның да, православие дине вәкилләренең дә изге урыннарын яңартасыз. Мәдәни мирасны саклау өлкәсендә Татарстан – барыбыз өчен дә үрнәк», - дип белдерде Генераль консул.
Ул җылы кабул иткәне өчен ТР Дәүләт Киңәшчесенә рәхмәт әйтте һәм Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы эшчәнлегенә алга таба теләктәшлек күрсәтәчәгенә ышаныч белдерде.
Яклар шулай ук мәдәният, мәгариф, тел һәм тарихи мирасны саклау өлкәсендә уртак проектлар хакында фикер алышты.