Рөстәм Миңнеханов: Татарстан электроэнергетика буенча хезмәттәшлеккә әзер
Татарстан икътисадның төрле тармакларында, шул исәптән электроэнергетика буенча хезмәттәшлеккә һәм тәҗрибә уртаклашуга әзер. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДБның Электроэнергетика советы башкарма комитетының «ҖЭКка инвестицияләр: дәүләтара һәм төбәк хезмәттәшлеге роле, яңа горизонтлар һәм үсеш нокталары» дип аталган түгәрәк өстәлдә әйтте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.
«БДБның Электроэнергетика советы башкарма комитетының түгәрәк өстәлен уздыру өчен безнең республика сайлану безнең өчен зур дәрәҗә. Татарстан – Россия Федерациясенең әйдәп баручы субъектларының берсе. Узган елда тулай төбәк продукты 4,3 трлн сум булды. Тулай төбәк продуктында сәнәгать өлеше 47 процентка тигез», - диде республика Рәисе.
Республикада масштаблы инвестицион проектлар тормышка ашырыла, ел саен яңа җитештерүләр ачыла. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, аларны уңышлы тормышка ашыруның нигезе – энергия белән тәэмин итүнең ышанычлы системасы. Ел саен Татарстан Хөкүмәте утырышларының берсендә энергия ресурсларын саклау программасын тормышка ашыру йомгаклары карала һәм энергетика тармагы үсеше векторы билгеләнә.
«Санкция шартларында тармакта инвестиция проектлары туктатылды, куәтләргә сервис хезмәте күрсәтү чикләнде, җиһазлар кайтару кимеде. Шул ук вакытта тизләтелгән импортны алмаштыру безнең өчен таләп кенә түгел, ә үсеш ноктасы да булды. Бүген республикадагы егермеләп компания электротехника продукциясе эшләп чыгара», - иде Рөстәм Миңнеханов.
Аерым алганда, бу «Энергоинновации», монда югары сыйфатлы беренче җиһазлар эшләнә, ә «Таткабель» быел барлык көчәнештәге кабельләр, шул исәптән 500 КВтлы кабельләр җитештерүне җайга салды. Шулай ук бу предприятиеләргә «КЭР-холдинг» та керә, алар инженерия хезмәтләре күрсәтә һәм ҖЭК объектларын башыннан ахырына кадәр эшләп тапшыра. Республикада интеллектуаль исәп-хисап җайланмаларын «Промэнерго» заводы җитештерә. Татарстанда интеллектуаль исәп-хисап җайланмаларын куллану күләме 40 процент чамасы.
«Яңа технологияләр кертү югалтуларны киметүгә, җиһазларның нәтиҗәлелеген арттыруга, ышанычлылыкка һәм энергия саклауга юнәлгән. Илдәге персоналсыз [эшли торган] беренче цифрлы подстанция нәкъ менә Татарстанда төзелде. Бүген бездә мондый ике подстанция бар, алар тулысынча диярлек илдә җитештерелгән җиһазлардан төзелде һәм ышанычлы булуларын, эшләрен күрсәтте», – дип өстәде Татарстан Рәисе.
Кулланучыны аермыйча гына техник хезмәт күрсәтү башкарганда, көчәнеш буенча эшләү алымын Россиядә беренчеләрдән булып Татарстанның Челтәр компаниясе үзләштерде. Хәзер алар белгечләр укыта һәм дөньякүләм тәҗрибә кулланып бу юнәлештә үсешне дәвам итә.
«Кадерле хезмәттәшләр, бүген Татарстанның үсеш алган сәнәгать потенциалы, кирәкле фәнни базасы һәм югары квалификацияле кадрларны әзерләүнең җайга салынган системасы бар. Республика икътисадның төрле тармакларында, шул исәптән электроэнергетика буенча да хезмәттәшлеккә һәм тәҗрибә уртаклашуга әзер. Без партнерлык элемтәләре яклы», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
- Татарстанда энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча халыкара форум (ТЭФ-2024) 3-5 апрель көннәрендә уза. Алдарак Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Марат Минибаев форумда катнашырга Россиянең 16 төбәге, шулай ук Белоруссия, Кыргызстан һәм Казахстан теркәлү узганын сөйләгән иде. Форумда энергетика компанияләре һәм югары уку йортлары катнашында энергетика нәтиҗәлелеген тәэмин итү, ягулык-энергетика комплексын, түбән углеродлы энергетиканы үстерү, ягулыкның альтернатив төрләре, энергетика комплексында цифрлаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узачак.
- ҖЭК - җылылык-энергетика комплексы.