Рәсим Баксиков «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүенә документлар тапшырды
Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүенә документлар тапшырды. Җиңгән очракта ул депутатлыкка кандидат булачак. Аның сүзләренчә, ул парламентта хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең, махсус операциядә катнашучыларның һәм хәрби хәрәкәт ветераннарының мәнфәгатьләрен кайгыртырга планлаштыра.
«Эшләп бетерәсе урыннар бар әле. «Бердәм Россия» партиясе тарафдары һәм гамәлдәге хәрби буларак, Татарстан Дәүләт Советы депутаты вазифасында җәмгыятькә файда китерә алам дип карар иттем. Беренче чиратта, хәрбиләрнең, инвалидларның медицина ягыннан тәэмин ителешенә, шулай ук акча белән тәэмин итүгә һәм тагын кайбер мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәк», – дип аңлатты ул документлар тапшыруын. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.
Ул партия офисына кыр формасыннан һәм «Россия Федерациясе Герое» медален тагып, көндезге 12дә килде һәм кирәкле барлык документларны да тапшырды.
Кандидатларны теркәү 25 апрельгә кадәр дәвам итә, ә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары кандидатлары өчен электрон тавыш бирү 20-26 майда була, диде «Бердәм Россия» партиясенең республика төбәк бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәтҗанова.
«Бүгенгә 29 кеше документ тапшырды инде, аларның 15е теркәлде. Бүген оештыру комитеты утырышында калган гаризалар каралачак. Яшьләр дә документларны актив тапшыра. 10 апрельдән соң тагын да күбрәк булыр дип көтәбез», – диде ул.
Шул ук вакытта махсус операция катнашучысы булмаган теркәлгән кандидатлар электрон тавыш бирүгә хәтле үзләре турында һәм депутат буларак үз алларына куйган бурычлары турында ике видеоролик чыгарырга тиеш була. Махсус хәрби операциядә катнашучылар бу таләптән азат ителә. Барлык катнашучылар да сайлаучылар белән агитация очрашулары уздыра һәм төрле чараларда катнаша ала.