Рөстәм Миңнеханов: Татарстан ел саен 28 млрд кВт·ч электроэнергия эшләп чыгара
Татарстан ел саен 28 млрд кВт·ч электроэнергия эшләп чыгара. Бу хакта бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Энергетика тармагында технологик суверенитетны тәэмин итү, илебезнең энергомашина төзелешен үстерү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» темасына «Энергетика» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе утырышында әйтте.
Утырышны Кемерово өлкәсе Губернаторы, Россиянең энергетика буенча комиссия рәисе Сергей Цивилев үткәрде. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Кайбер катнашучылар утырышка видеоэлемтә аша тоташты, дип хәбәр итә республика рәисенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов сөйләгәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча республикада 4,7 трлн сумлык продукция төяп җибәрелгән, сәнәгать җитештерүе индексы 103,3 процент булган, эшкәртү секторы 71 проценттан артып киткән.
Татарстан Рәисе сүзләренчә, төбәктә өч зур җылылык һәм энергетика җитештерүче, 12 бүленгән генерация объекты, 18 территориаль челтәр оешмасы, 28 сатып җибәрү компаниясе бар. Узган елда Татарстанда куллануның иң югары тарихи дәрәҗәсенә өч тапкыр ирешелгән, декабрьдә ул 5,1 ГВттан артып киткән.