Путин: Вуз укытучыларының хезмәт хакын арттыру пилот проекты 1 сентябрьдән башлана
Россия югары уку йортларында фундаменталь фәннәр укытучыларының хезмәт хакларын арттыру буенча пилот проект 1 сентябрьдән башлана. Бу хакта һәм мәгарифнең хезмәт базары белән бәйләнешен арттыруга бәйле башка инициативалар турында ил Президенты Владимир Путин Россиянең Бәйсез профсоюзлары федерациясенең XII съездында әйтте.
Ул илдә мәгарифнең барлык дәрәҗәләре һәм эш бирүчеләр арасында элемтәләрне ныгыту дәвам итәчәк, диде.
«Ил мәктәпләрендә эшләп килгән профориентация системасын үстерүне, «Профессионалитет» федераль проектын тормышка ашыруны күздә тотам. Бу проект кысаларында яңартылган белем бирү-җитештерү үзәкләре базасында бизнес куйган таләпләр буенча икътисад, IT-технологияләр, фармацевтика, җиңел сәнәгать, авиа-судно төзелеше өчен миллионга якын эшче һөнәрләр белгечләре әзерләнәчәк», – диде дәүләт башлыгы.
Аның сүзләренчә, алга таба бу инициатива урта белем бирү системасын, шулай ук мәктәпләр, хастаханәләр һәм поликлиникалар, хезмәт күрсәтү өлкәсе, туризм өчен кадрлар әзерләүне колачлаячак.
Бу максаттан, төбәкләр, икътисадның реаль тармаклары һәм социаль өлкә компанияләре белән кадрлар һәм технология проектлары эшли торган югары уку йортлары өчен өстәмә ярдәм булдырылачак. Шул исәптән, моңа «Приоритет – 2030» программасын озайту да керә.