Дубайда беренче тапкыр Fashion Iftar узачак
6 апрельдә Дубайда беренче тапкыр Fashion Iftar уза. Бу чара Казанда хатын-кызлар өчен иң зур ифтарга әйләнде һәм Россиядә киң танылу алды.
Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә узачак беренче Fashion Iftar`га килүче кунаклар 350дән күбрәк булачак. Алар арасында төрле шәһәрләрдән, илләрдән төрле яшьтәге (18+) кунаклар, блогерлар, медиа өлкәсе шәхесләре һәм VIP-кунаклар була.
Чараның төп төсе итеп куе яшел сайланган. Ул төс ислам, җир һәм табигать төсен чагылдыра. Социаль темасы – «Безнең заман геройлары», ул герой хатын-кызлар аша ачылачак. Нәкъ менә хатын-кызлар киләсе буыннарга тормыш бирә һәм шул ук вакытта эш белән дә, белем алу, камилләшү белән дә шөгыльләнә.
Узган еллар тәҗрибәсе буенча, кунаклар башлыча 25-40 яшьлекләр була.
Проектның авторы – әдәпле мода буенча эксперт, блогер Җәннәт Минһаҗева.
Чараны MATE BOX GENERAL TRADING L.L.C фабрикасы генераль директоры Иван Кузьмин, First Select (Камил Галиуллин), AZ-pro (Камилла Әмирханова), LWK Group (Тимур Кудратов) ярдәме белән Modest Covered командасы оештыра.
Мода күрсәтү Дубайның The Ritz-Carlton FIC халыкара финанс үзәгендә узачак. Программада Берләшкән Гарәб Әмирлекләреннән, Һиндстаннан, Россиядән әдәпле брендларны (Measure, Mama Asia, Naiman, Sun Breath, Methany, Eftina, Diva Atelier) күрстәчәкләр, шулай ук прима-балерина Наталья Мурзина чыгышы да була.
Чарада спонсорлардан уен һәм чара партнерлары турында мәгълүмат күрсәтү, ифтар һәм җәмәгать намазы була.
Fashion Iftar`ның идеясе – хатын-кызларга үз стильләрен табуда ярдәм итү, кичке аш мәҗлесендә аралашу даирәсе табу.