Кыргызстанның Казандагы Генераль консулы: Татарстан ике төп диннең якынаюын күрсәтә
Татарстан ике төп диннең якынаюын күрсәтә. Бу хакта «Татар-информ»га интервьюда Кыргызстанның Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев белдерде.
«Хәзер Рамазан ае бара, мөселманнар ураза тоталар . Шул ук вакытта христиан уразасы да бара. Мин күптән түгел ифтарда булдым, анда Казан епархиясе вәкилләре дә чакырылган иде. Бу мисал ике төп диннең нәкъ менә монда, Татарстанда якынаюын күрсәтә, бу бик мактаулы», - диде Бейшембиев. Ул төрле милләтләрне якынайтудагы эш өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерергә кирәклеген өстәп әйтте.
Генераль консул шулай ук республика территориясендә булу уңайлылыгын билгеләп үтте. «Мин Татарстанда берничә ай һәм монда үземне уңайлы хис итәм – өйдәге кебек», – дип уртаклашты Генераль консул.
Ул шулай ук телләрнең якынлыгына игътибар итте. «Мин кыргыз теленең татар теленнән зур аермасын күрмим. Минемчә, сөйләмдә ике-өч хәрефтә генә. Бу, мөгаен, диалект дип аталырга мөмкиндер. Тел охшаш, әгәр кеше акрын сөйләшә икән, тыныч аралашырга мөмкин», - диде Бейшембиев.
«Күрше булып яшәп, ике дингә дә хас булган барлык кешелек кыйммәтләрен алга сөрүдә Татарстан башка республикалар өчен үрнәк, ориентир була ала. Монда, Татарстанда, мин моны сиздем, бу бик күзгә ташлана», - дип йомгаклады Кыргызстанның Казандагы Генераль консулы.