Хәбиров Путинга хәрби операция зонасындагы Виктор атакай һәм Хәмзә хәзрәт турында сөйләде
Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров аңа бүген махсус операция зонасында булган башкорт хәрбиләренең рухи остазлары турында сөйләде. Әңгәмә тексты Кремль сайтында урнаштырылган.
«Владимир Владимирович, уртаклашырга теләгән идем. Бездә кызыклы тәҗрибә бар. Махсус операция башлангач, безгә руханилар булсын дип мөрәҗәгать иттеләр. Безнең бит мөселман һәм православие республикасы, һәм без икесеннән дә җибәрдек», – дип сөйләде республика җитәкчесе.
Хәбиров Виктор атакай һәм Хәмзә хәзрәтнең ике ел дәвамында «егетләр белән алгы сызыкта диярлек» йөрүләрен әйтте. БР башлыгы билгеләп үткәнчә, ул руханилар ял итә алсын өчен, аларны вакыт-вакыт отпускка чакыра, әмма алар: «Без булдыра алмыйбыз, без анда китәбез», диләр.
«Алар хәрби булмаса да, погон йөртмәсә дә, зур эш башкаралар һәм аларга бик зур рәхмәт», диде губернатор.
Хәбиров Президентка республикада хәрбиләр һәм аларның якыннары өчен нинди ярдәм чаралары барлыгы, шулай ук төбәкнең социаль-икътисади үсеше, шул исәптән Башкортстанда станоклар төзү кластеры барлыкка киләчәге турында сөйләде.