Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2024

Татарстанда торак тапшыру буенча еллык план 50 проценттан артыкка үтәлгән

0
Татарстанда торак тапшыру буенча еллык план 50 проценттан артыкка үтәлгән

Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды 2024 елга торакны файдалануга тапшыру планын 52,6 процентка үтәгән. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында быел гомуми мәйданы 161,7 мең квадрат метр булган 3299 фатирлы 56 йорт төзү каралган. 1542 фатирга исәпләнгән 24 йорт файдалануга тапшырылган. Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йортлар Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төбәкнең эре шәһәрләрендә дә, район үзәкләрендә дә төзелә. Фатирлар тулысынча әзер хәлдә бирелә. Алар сантехника, газ яки электр плитәләре, исәпләү приборлары белән җиһазландырылган.

Казанда социаль ипотека торагы төзелешенең төп урыны булып инде тугыз ел «Салават Күпере» торак районы тора. Хәзер биредә 1439 фатирлы тугыз йорт төзелә, быел алты йортны төзеп бетерергә ниятлиләр.

Чаллыда төзелеш 69нчы микрорайонда оештырылган, анда һәркайсы 170 фатирлы йортлар төзелә. Лаешта социаль ипотека буенча 96 фатирлы ике йорт төзү каралган.

Яшел Үзәндә 241 фатирлы ике йорт төзелә, быел Биектау районында да ике йорт төзеләчәк. Аларның берсе, 40 фатирлы, Биектау тимер юл станциясе бистәсендә. Икенчесе, 27 фатирлы, Бөреле бистәсендә төзелеп килә.

Арчада Бакый Урманче урамындагы 48 фатирлы 18нче йорт төзелеп беткән. Хәзер бина файдалануга тапшыру өчен рөхсәт документлары ала.

Узган 2023 елда гына да, Дәүләт торак фонды аша Татарстанда 3 меңгә якын гаилә торак шартларын яхшырткан. Бу РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гражданнарны арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итүдә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты төп бурычларының берсен үтәргә мөмкинлек бирә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *