Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2024

Сергей Димитриев Кукмара хоккейчыларын тәбрикләде

0

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев «Олимп» Боз сараенда район хоккейчыларын тәбрикләде. 2023-2024 елгы хоккей сезоны нәтиҗәләре буенча республика һәм бөтенроссия ярышларындагы уңышлары өчен хоккейчыларга һәм аларның тренер-укытучыларына Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.

«Спорттагы уңышлар ул һәрвакыт яңа җиңүләргә этәрә. Спорт, физик тәрбия белән шөгыльләнүнең тормыш нормасы булуына һәркем омтылырга тиеш. Районда моның өчен барлык шартлар да тудырыла. Ә хоккейга килгәндә, мин үз мисалымда шуны әйтә алам: хоккей уйный башларга беркайчан соң түгел. Мин үзем дә спортның әлеге төрен бик яраттым. Без муниципалитет командасын җыйдык һәм бик теләп уйныйбыз. Районда хоккей командалары саны тагын да күбрәк булыр дип ышанам. Балаларга исә уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр телим!» — диде район башлыгы Сергей Димитриев.

«Ягуар» командасы 2013-14 елгы командалар арасында Анатолий Тарасов исемендәге «Алтын алка» яшь хоккейчыларының республика этабы ярышлары финалында икенче урынга лаек булды, Татарстан Республикасы беренчелеге финалында өченче урынны алды, 2013/14 елгы командалар арасында «Алтын алка» яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышлары финалында икенче урынны яулады. Тренер-укытучылары — Диас Сәйфетдинов.

«Олимп» командасы хоккей буенча ТР беренчелеге финалында — икенче, 2008-09 елгы командалар арасында узган «Алтын алка» яшь хоккейчыларының республика этабы ярышлары финалында өченче урынны алды. Тренер-укытучылары — Таһир Нурмөхәммәтов.

«Ягуар» командасы 2011-12 елгы командалар арасында «Алтын алка» яшь хоккейчыларының республика этабы ярышлары финалында икенче урынга чыкты. Тренер-укытучылары — Илдар Ганиев.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *