Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2024

Сабада «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр фестивале узды

0
Сабада «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр фестивале узды

Сабада «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр фестивале булып узды. Әлеге чарада Югары Утар инвалид балалар интернат йорты, Кызыл Мишә, Курсабаш мөмкинлекләре чикле балалар мәктәпләре укучылары, Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты, «Балкыш» социаль тернәкләндерү бүлегендәге балалар һәм олылар катнашты. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.

Һәр катнашучы 7 төрле иҗади компетенциядә үзләрен сынап карый алды. Төймәләр белән һәм пластилиннан картиналар ясау, пирография, сабын ясау, сәйләннәрдән эшләнмәләр, шигырь сөйләү, җыр җырлауда үзләренең осталыкларын, мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

Фестивальдә мәртәбәле кунаклар да бар иде. Татарстан Республикасы социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, Татарстан Республикасы һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең мәгариф өлкәсендәге проектларны үстерү юнәлеше җитәкчесе Анна Сидоренко үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, катнашучыларга уңышлар теләделәр.

«Татарстанда «Мөмкинлекләр фестивале» беренче тапкыр гына үткәрелә. Ул уникаль фестиваль, чөнки үзенә иҗади да, профессиональ башлангычларны да берләштерә. Балалар иҗади алымнар аша үзләренә һөнәр сайлый алырга мөмкин. Киләчәктә дә әлеге фестиваль-конкурслар ярдәмендә балалар эшкә урнаша һәм тормышта үзләрен таба алсын өчен тырышачакбыз», – диде Адель Мөбәрәкшин.

Чара ахырында һәрбер катнашучыга да сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *