Главные новости Архангельска
Архангельск
Март
2024

Бер хатынның 2 миллион сумлык лалә чәчәкләрен урлаганнар

0
Бер хатынның 2 миллион сумлык лалә чәчәкләрен урлаганнар

Мәскәүдә лалә чәчәкләре партиясен урларга маташкан ир-атны тоткарлаганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ул 8 Март алдыннан баемакчы булган. Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сүзләренчә, ир-ат Архангельск эшмәкәре игъланын күреп ала. Эшмәкәр хатын-кыз лалә чәчәкләрен Мәскәүдән кайтару өчен экспедитор эзли. Җинаятьче ир-ат аңа үз хезмәтләрен тәкъдим итә. Ул чәчәкләрне алып кайту өчен машина йөртүче таба. Ләкин алар башка маршрут белән китә. Лалә чәчәкләре партиясе бәясе 2 миллион сумнан артыграк.

Алданган хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Җинаятьчене тоткарлыйлар. Ул Мәскәү өлкәсендә яшәүче ир-ат булып чыга.

Чәчәкләрне хуҗасына кайтаралар.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *