Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2024

Новости за 15.02.2024

«Чанафест» фестивалендә Питрәч командасы чыгышы совет табибларының батырлыгына багышлана

Tatar-inform.tatar 

Питрәч районы Мамадышта «Чанафест» Бөтенроссия креатив чаналар фестивалендә катнашты һәм Гран-при иясе булды. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Питрәч-информ» төркемендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстанда «Киләчәк уеннары»н үткәрү көннәрендә алкоголь сатуны чиклиләр

Tatar-inform.tatar 

Казанда һәм Иннополиста «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын үткәрү көннәрендә алкоголь сатуны чикләячәкләр. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалаган.

Читать дальше...

Ульяновск шәһәре милли китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган әдәби бәйге булды

Tatar-inform.tatar 

Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби бәйге узды, дип хәбәр итте «Өмет» газетасы телеграм-каналында.

Читать дальше...

Хезмәт министрлыгында яңа туган бала өчен бүләк комплектына ниләр керүен әйттеләр

Tatar-inform.tatar 

«Яңа туган бала өчен бүләк» республика акциясе гамәлдә булган чорда Татарстанның аз тәэмин ителгән гаиләләрендәге 12 меңнән артык хатын-кыз бала табу йортларында сабый өчен кирәкле әйберләр алган. Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанда халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 15 февральдә, Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә милли каһарманыбыз, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 118 еллыгына багышланган концерт узды. Бәйрәмдә VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде. Әлеге чара ел саен Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.

Читать дальше...

Зарипова гыйнвар нәтиҗәләре буенча Татарстанда уртача хезмәт хакының күләмен атады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан уртача хезмәт хакы күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урынны били. Ноябрь – гыйнвар өчен статистика мәгълүматлары буенча, төбәктә уртача хезмәт хакы 59 мең сумнан артып китә. Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында шундый мәгълүматлар китерде.

Читать дальше...

Саба йөзү бассейны хезмәткәрләре махсус операциядәге хәрбиләр өчен токмач кисте

Tatar-inform.tatar 

Бу көннәрдә Саба йөзү бассейны хезмәткәрләре бергә җыелып токмач кисә. Алар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итәргә булган. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы хәбәр итә.

Читать дальше...



Эльмира Зарипова: Татарстанда ун ел эчендә күп балалы гаиләләр саны ике тапкыр артты

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ун ел эчендә күп балалы гаиләләр саны ике тапкыр артып, 50 меңгә җитте. Хәзерге вакытта республиканың күп балалы гаиләләрендә 160 мең бала яши. Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Санкт-Петербургта герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 118 еллыгын бәйрәм иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Бүген Санкт-Петербургта Советлар Союзы Герое, Ленинградны яклаучы, шагыйрь-антифашист, кылган батырлыгы кыюлык һәм туган иленә тугрылык үрнәгенә әверелгән Муса Җәлилнең 118 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Германиядә Муса Җәлил һәлак булган урынга чәчәкләр куйганнар

Tatar-inform.tatar 

Германиянең Плётцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәлак булган урынга чәчәкләр куйганнар. Бөек Ватан сугышы елларында төрмәдә гильотина торган бүлмә бүгенге көндә мемориал итеп ясалган.

Читать дальше...

Прокурор Татарстана Альберт Суяргулов и бизнес-омбудсмен Фарид Абдулганиев провели совместный прием предпринимателей

Бизнес-омбудсмен Татарстана 

Прокурор Республики Татарстан Альберт Суяргулов и Уполномоченный при Главе (Раисе) РТ по защите прав предпринимателей, помощник Раиса РТ Фарид Абдулганиев провели вчера в Казанском Кремле прием предпринимателей. В приеме также приняла участие генеральный директор АНО «Платформа для работы с обращениями предпринимателей» ЗаБизнес.РФ Элина Сидоренко.

Читать дальше...

Башкортстанда өч кечкенә бала атасын "Баймак эше" нигезендә Уфага алып киткәннәр

Azatliq.org 

Куәт оешмалары вәкилләре башта Айбулат Нигъмәтовны эш урынында тоткарлый, аннары аның өенә барып тентү үткәрә. Алар ирнең бишмәтен эзләгән, янәсе бу бишмәтне киеп ир Фаил Алсыновны яклау чарасына барган булырга мөмкин. Полиция бүлегеннән Нигъмәтовны Уфага алып киткәннәр.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару юбилее уңаеннан Сабада 35 еллык медале тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 15 февральдә, Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 35 ел тулу уңаеннан Саба район мәдәният йортында 70 тән артык әфганчыга 35 еллык медале тапшырылды. Бу хакта «Саба ТВ» хәбәр итте.

Читать дальше...

Башкортстанда "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын бер кеше үлгән

Azatliq.org 

Сүз Күгәрчен районының Качкын авылында яшәүче Миннияр Байгускаров турында бара. Медиа чыганакларына таянып аңа "басым булган һәм аны үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткергәннәр" - "ул асылынып үлгән" дип җиткерә.

Петербург татарлары «Җәлил-квиз» викторинасына чакыра

Tatar-inform.tatar 

18 февральдә 16.00 сәгатьтә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган 20 сораудан торган онлайн квиз-викторина узачак. Бу хакта Санкт-Петербург татарларының piter.tatar порталы хәбәр итә.

Читать дальше...

История села Старые Салманы

Tatobzor.ru (Казань) 

Старые Салманы (Иске Салман авылы) — село в Алькеевском районе Республики Татарстан, административный центр Старосалмановского сельского поселения, находится на реке Салманка, в 17 км к западу от села Базарные Матаки. Иске Салман авыл тарихы Село Старые Салманы основано в первой… Далее

Кооператив институтында Муса Җәлил, Илһам Шакиров һәм Кадыйр Сибгатуллинны искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә ачык ишекләр көне үткәрелде. Татар халкының бөек уллары, герой-шагыйрь Муса Җәлил, җырчы Илһам Шакиров, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның туган көне уңаеннан, искә алу чарасы булды. Ачык ишекләр көнендә Казанның 3, 15 гимназияләре, 149 лицей укучылары катнашты.

Читать дальше...

Шамил Садыйков Мәскәүдәге форумда вендинг ярдәмендә сатуны арттыру хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Бүген Мәскәүдә «Вакытлы матбугат һәм китап продукциясен нәшер итү һәм таратуда актуаль мәсьәләләр» XXIII Шәһәр матбугат форумы уза. Анда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та катнаша.

Читать дальше...

Муса Җәлилнең оныгы Камил Җәлилов: Бабам гаиләсен кадерләгән, якыннарын онытмаган

Tatar-inform.tatar 

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы – Камил Җәлилов Татарстан Милли музеенда Моабит дәфтәрләре — шигырьләренең чын нөсхәсен чыгару чарасында «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшинага бабасы турында фикерләрен әйтте. Камил Җәлилов – Муса Җәлилнең беренче никахтан туган беренче баласы – Альберт Җәлиловның улы.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *