Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2024

Новости за 22.02.2024

Әлмәттә өч катлы кабул итү-диагностика бүлеге төзелеп беткән

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә йогышлы авырулар бокслары белән өч катлы махсуслаштырылган кабул итү-диагностика бүлеге төзелеп бетте. Татарстан дәүләт төзелеш күзәтчелеге белгечләре проект документлары таләпләренә туры килү турында нәтиҗә ясады. «Әлмәт таңнары» Татарстан дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Самараның Яңа Ярмәк авылы клубында «Туган телем — серле тел» уены булды

Tatar-inform.tatar 

Халыкара туган тел көне уңаеннан Самараның Яңа Ярмәк авылы клубында «Туган телем — серле тел» дигән интеллектуаль уен һәм китапханәдә «Теле татлының — сүзе татлы» иҗади дәрес узды. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанда Камал театрының яңа бинасы тәүлек буе эшләячәк

Tatar-inform.tatar 

Казанда төзелә торган Камал театрының яңа бинасы – ул соңгы 10 елда Россиядә, бәлки бөтен дөньяда иң якты амбициоз мәдәни проект булачак. Бу хакта бүген Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова #ТатарстанОнлайн туры эфирында белдерде.

Читать дальше...

Миңнеханов: «Киләчәк уеннары» ачылышы уңышлы узды - турнир да шулай булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк уеннары» Халыкара мультиспорт турнирында катнашучыларга һәм кунакларга рәхмәт белдерде. Ул кичә Казанда үткән ачылыш тантанасының уңышлы узуын әйтте.

Читать дальше...

Татарстанда Россия Президентын сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр әзерли башладылар

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе агымдагы елның мартында узачак Россия Президентын сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнәрне әзерләү процессын башлады. 1 мартта аларны республика районнарына җибәрә башлыйлар. Бу карар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 39нчы утырышында кабул ителде. «Татар-информ» шул хакта яза.

Читать дальше...

Россия Герое Рәсим Баксиков Путиннан танк училищесын 105 еллыгы белән котлавын сорады

Tatar-inform.tatar 

Медицина объектларын ачу тантанасында һәм «Сибур Холдинг» ГАҖ компаниясенең фәнни тикшеренүләр һәм киң күләмле технологияләре үзәген төзелешенә старт бирү тантанасында Татарстанда туып-үскән Россия Герое Рәсим Баксиков Владимир Путиннан Казанның танк училищесын 105 еллыгы белән котларга сорады. РИА Новости шул хакта яза.

Читать дальше...



Сириядән килгән бала Россия гражданины буласы килүен «Киләчәк уеннары»нда Путинга әйткән

Tatar-inform.tatar 

Сириядән килгән бала Россия Президенты Владимир Путинга Россия гражданины буласы килүе турында әйткән. Россия лидеры әлеге бала белән Казанда «Киләчәк уеннары» ачылышыннан соң, турнирны үткәрү зонасын караганда сөйләшкән.

Читать дальше...

Владимир Путинга М12 федераль трассасы үсеше турында хәбәр иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанга эшлекле сәфәрен дәвам итә. Аның кысаларында, ул логистик автомобиль компанияләре җитәкчеләре һәм йөк транспорт чаралары йөртүчеләр белән очрашты. Очрашу Казан янындагы юл сервисының күп функцияле зонасында уза, аннан М12 «Көнчыгыш» трассасы башлана. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Кремль Путинның Ту-160М самолетында очышын кабинада төшергән видеоны күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин бүген Ту-160М модернизацияләнгән стратегик самолетында очты. Һава судносы С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының очып китү полосасыннан һавага күтәрелде. Кремль матбугат хезмәте видео куйды, анда самолет кабинасыннан кадрларны күрергә мөмкин.

Читать дальше...

Путин Татарстанның «Метеор-2020» судносы турында: Илдә ихтыяҗ бар

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның һава мендәрендәге «Метеор-2020» судноларына югары бәя бирде. Бу хакта ул Казанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде.

Читать дальше...

Татарстан сайлау комиссиясенә Россия Президентын сайлау бюллетеньнәрен 1 мартта бирәләр

Tatar-inform.tatar 

Россия Президентын сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр 1 мартта 9.00 сәгатьтә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылачак. Бу карарны бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында расладылар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

Читать дальше...

Владимир Путин Татарстаннан чимал булмаган экспортның 2 тапкырга үсешен мактады

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда республика сәнәгатенең эшкәртү тармагының һәм чимал булмаган экспортның үсешен билгеләп үтте. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Тикшеренү: Алты ел эчендә Путин Брежневка караганда да күбрәк кешене репрессияләгән

Azatliq.org 

Соңгы алты елда Русиядә 116 меңләп кеше золымнарга дучар ителгән, дип исәпләп чыгарган "Проект" басмасы. Хәрби цензураның иң төп коралы - "террорчылыкны аклау" маддәсе. Сугышка каршы булучыларны гаскәр турында "фейклар" тарату түгел, ә нәкъ менә бу маддә нигезендә ешрак җаваплылыкка тарталар диелә.

Владимир Путин «КАМАЗ» руле артына утырды, ул М12 юлына барачак

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин самолетта очканнан соң берникадәр вакыт узгач, «КАМАЗ» автомобиленең руле артына утырды. Дәүләт башлыгының кабинага утырган видеосы журналист Павел Зарубин телеграм-каналында чыкты.

Читать дальше...

Татарстан көрәшчеләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәйрия концерты куя

Tatar-inform.tatar 

Татарстан көрәшчеләре Биектау районы Мүлмә авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәйрия концерты куя. Концерттан кергән акчаларны махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә җибәрәчәкләр.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче алты кешегә мактаулы исемнәр бирде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мактаулы исемнәр бирү һәм «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләү турындагы карарларны имзалады. Документлар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *