Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты татарларның торак пунктлары һәм тупланып яшәгән урыннары тарихы турындагы китаплар сериясе чыгарды. Алар арасында Татарстанның Минзәлә, Алабуга шәһәрләре, Тәтеш өязе, Азнакай төбәге авыллары, Актаныш, Әлмәт, Мөслим, Сарман районнары һәм Башкортстанның Бакалы, Илеш районнары тарихына багышланган монографияләр бар. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Тарих институты чыгарган китапларны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.