Чаллыда хәрбиләргә Дәүләт бүләкләре тапшырылды
Чаллы шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Россия Федерациясе Президенты карары нигезендә подполковник Рөстәм Имаметдинов белән рядовой Дмитрий Талапинга «Батырлык» ордены, Россия Саклану министрлыгы боерыгы буенча ефрейторлар Илнар Хәйруллин белән Данат Хамбаловны икенче дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Читать дальше...