Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2024

Новости за 26.02.2024

Чаллыда хәрбиләрнең яңа туган балаларын өйләренә озаттылар

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләр Алмаз Зарипов белән Илназ Имамов гаиләләрендә шатлыклы вакыйга: аларның сабыйлары туды. Бүген Кама балалар медицина үзәгендә нәниләрне өйләренә озату тантанасы булды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәүдә татар милли баш киемнәре турында сөйләячәкләр

Tatar-inform.tatar 

1 мартта Мәскәүдә коллекционер Гөлшат Нугайбәкова татар милли баш киемнәре турында сөйләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Читать дальше...

Факил Сафинның 70 яшьлек юбилей кичәсе узды

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 26 февральдә, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинның «Минем җанда Галәм яши!» исеме астында 70 яшьлек юбилей кичәсе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Шаһиәхмәтов Россия Президентын сайлау турында: Быелгы төп сәяси вакыйга булачак

Tatar-inform.tatar 

Россия Президентын сайлау 2024 елда иң мөһим сәяси вакыйга булачак. Бу хакта Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Чирмешән районының йомгаклау утырышында әйтте.

Читать дальше...

Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесендә җиңгән ике татарстанлыны котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстаннан ике идарәче «Россия лидерлары» юбилей бәйгесенең суперфиналы җиңүчесе булган. Аларны бу югары нәтиҗәләре белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Миңнеханов Россиянең Фәнни-технология үсеше комиссиясе утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең Фәнни-технология үсеше комиссиясе утырышында катнашты. Ул видео-конференция элемтәсе форматында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин «Алабуга Политех» белем бирү үзәген карады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алабуга шәһәрендә булды. Ул эш сәфәрен квалификацияле эшче кадрлар әзерли торган «Алабуга Политех» зур белем бирү үзәге штаб-фатирыннан башлады.

Читать дальше...



Нахакка 13 ел утырып чыккан Башкортстан пенсионеры медиадан ярдәм сорады

Azatliq.org 

25 декабрьдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Фәтхулла Исхаковка рухи зыян өчен нибары ике миллион компенсация түләү карары чыгарган иде. Хәзер бу кассация мәхкәмәсендә каралачак. Исхаков журналистлардан утырыш алдыннан шаулауны сорый.

«Әбиләрне буып үтерүче» Радик Таһировны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорадылар

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстанның Югары судында «әбиләрне буучы» Радик Таһиров эшен карый башладылар. Дәүләт гаепләүчесе җинаятьчене гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Суд утырышында ул Таһиров үз гаебен тулысынча таныган 15 эпизод турында әйтте.

Читать дальше...

Миңнеханов ятим балаларга фатир алу өчен түләү билгеләү турында закон имзалады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 23 яше тулган ятим балаларга торак сатып алу өчен акча бирелә. Бу акча бер тапкыр бирелә һәм торак фондыннан фатир алуга альтернатива булып тора. Бу турыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган канунда әйтелә.

Читать дальше...

Миңнеханов Татьяна Малышевага Татарстанның атказанган артисты исемен бирде

Tatar-inform.tatar 

«Арт-Линия» сәнгатькә ярдәм фондының музыкаль программалар җитәкчесе Татьяна Малышева Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Бу указны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Читать дальше...

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Әниләр исеме белән мәчет булдыру - аларга бездән иң зур бүләк

Tatar-inform.tatar 

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Лаешта «Ак мәчет «Зәйнәб» Җәмигъ мәчете ачылышында әни исеме белән мәчет төзүне әниләр өчен иң зур бүләк булуын әйтте.

Читать дальше...

Казанның 7 нче хастаханәсендә Марат Садыйковка истәлек тактасы куела

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Министрлар Кабинеты республиканың элекке сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка истәлек тактасы кую турында карар чыгарды. Карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Читать дальше...

Миңнеханов Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкилен вазифасыннан азат итте

Tatar-inform.tatar 

Ренат Вәлиуллин Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле вазифасыннан азат ителде. Шул хактагы указ Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның рәсми сайтында басылган.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Лаеш төбәгенең яңартылган музеен карады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Г. Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музеен карады. Яңартылган музейда кунакларны Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм музей директоры Фәридә Мортазина озата йөрде. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Көрәштәше Навальныйны ФСБ махсус көчләре офицеры Вадим Красиковка алыштырырга тиешләр иде дип белдерде

Azatliq.org 

"Якын көннәрдә Навальный иректә булырга тиеш иде, чөнки без аны алмашу турында карар кабул ителүенә ирештек. 15 февраль кичендә миңа  Навальныйны алмашу турындагы сөйләшүләр алып барылуын һәм төгәлләнеп килүен расладылар. 16 февральдә Алексей үтерелде", ди Певчих үзенең видеомөрәҗәгатендә.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *