Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Апрель
2024

Новости за 05.04.2024

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Төньяк Кореядәге фестивальдә чыгыш ясаячак

Azatliq.org 

Татарстан артистлары татар классикасы әсәрләреннән торган програм күрсәтәчәк, анда "Зөбәрҗәт" һәм "Күн авылы көе" җырлары, "Кызлар аулак өе", "Егетләр" һәм "Гармун-гармун" тамашалары булачак.

«Яңа Мәскәү» территориясендә «Крокус»тагы теракт корбаннарына куелган мемориал янган

Tatar-inform.tatar 

«Яңа Мәскәү» территориясендә «Крокус сити холл»да теракт корбаннарына багышланган стихияле мемориал янган. Якын арада, мемориал тиешле хәлгә китереләчәк. Бу хакта РИА Новости Десеновск җирлеге хакимиятенең Телеграм-каналына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары өчен айлык түләү арттырылды

Tatar-inform.tatar 

Россия һәм Совет җыелмалары командалары составында Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннарында җиңгән һәм призер булган спортчыларга 2024 елдан Татарстанда гомерлек айлык түләүләр арттырылды. Бу хакта Татарстанның Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда ике районда юл участоклары ташу сулары астында калган

Tatar-inform.tatar 

Хәзерге вакытта Татарстанда биш тәбәнәк күпер, шулай ук Арча һәм Яңа Чишмә районнарында автомобиль юлларының ике өлеше су астында калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...



Гөлназ Сәфәрова татар җырына бәйле проектлар турында: Алар күп булуга сөенергә генә кирәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова татар җыры белән бәйле күп проектлар булуга сөенеп кенә торырга кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул Ваһапов фонды үткәргән матбугат очрашуында сөйләде.

Читать дальше...

Равил Гайнетдин Занзибар президенты биргән «Ел кешесе» бүләген кабул итте

Tatar-inform.tatar 

Бүген Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара департаменты җитәкчесе Илдар Галиев Танзаниядән эш сәфәреннән кайтты. Ул Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдингә Занзибар президенты Хөсәен Али Мвиньяның «Коръәнгә хезмәт итүдә ел кешесе» исемен бирү турында истәлекле билге тапшырды. Бу хакта Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Бу ялларда Татарстанда сизелерлек суытачак

Tatar-inform.tatar 

Бу ялларда Татарстанда кабат суыта. Әмма киләсе атна башында ук республикада һава температурасы кабат күтәреләчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов һәм Тина Канделаки Insight People проекты турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәрендә «Газпром-медиа» холдингы генераль директоры урынбасары Тина Канделаки белән хезмәттәшлек һәм уртак проектларны алга таба да тормышка ашыру перспективалары турында сөйләште. Бу хакта ТНВ телеканалының Мәскәү филиалына сылтама белән республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татар Кандызы авылында яшәүче хатын-кызлар хәрбиләр өчен өй токмачы әзерләгән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында яшәүче хатын-кызлар Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, махсус операциядә катнашучы хәрбиләр өчен өй токмачы әзерләгән. Бу авылдан ун кеше махсус операциядә катнаша.

Читать дальше...

Казанда ташландык бинада наркотик табып, татып караган үсмерләрнең берсе үлгән

Tatar-inform.tatar 

Казанда яшүсмерләр ташландык бинада наркотиклар тапкан һәм татып караган, аларның берсе үлгән. «Татар-информ»га билгеле булганча, фаҗига башкаланың Мәскәү районында булган.

Читать дальше...

Мөфти Ураза бәйрәмен онлайн-режимда уздыру турындагы имеш-мимешләрне кире какты

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә мөселманнарның Ураза бәйрәме гадәти режимда узачак, аны онлайн-форматта уздыру турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры кили. Бу хакта Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар Аляутдинов хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

Самарада Ураза гаете уңаеннан Гаилә бәйрәме узачак

Tatar-inform.tatar 

14 апрельдә, сәгать унда Самараның Җәмигъ мәчетендә Ураза гаете уңаеннан балалар өчен гаилә бәйрәме узачак. Чараны төбәк мөселманнары Диния нәзарәте оештыра дип хәбәр итә Самара татарлары сайты.

Читать дальше...

Васил Шәйхразыев Барда авылында Муса Җәлил бюстын урнаштыру урынын карады

Tatar-inform.tatar 

Пермь краена эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Барда авылында Муса Җәлил бюстын урнаштыру урынын карады.

Читать дальше...

Бердәм дәүләт имтиханының яңа расписаниесе расланды

Tatar-inform.tatar 

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 2024 елга Бердәм дәүләт имтиханының яңа расписаниесен раслый торган боерык әзерләгән. Яңа расписание кабул итү кампаниясенә хәтле фәннәрнең берсен кире тапшыру ихтималын исәпкә алып төзелгән. Документ Норматив хокукый актлар федераль порталында чыккан.

Читать дальше...

Булат Мәрдәнов: Безнең максат билет бәясен түләү түгел, ә динебезнең күркәмлеген җиткерү

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанда 30 нчы автобус Рамазан ае уңаеннан көн дәвамында бушлай йөриячәк. Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Рамазан – изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын түли.

Читать дальше...

Дмитрий Романов тарифлар буенча дәүләт комитеты бүлегенә җитәкче итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

Дмитрий Романов Тарифлар буенча Дәүләт комитетының гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшләү бүлеген җитәкләячәк. Үз вазифаларына ул рәсми рәвештә 8 апрельдә керешә. Бу хакта «Татар-информ»га спикер үзе хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *