Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Апрель
2024

Новости за 09.04.2024

KazanForum 2024 икътисади форумында сәясәттә хатын-кызның роле турында сөйләшәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХV Халыкара икътисади форумында «Хатын-кыз карашы» трегы үз мәйданчыгына дөньяның 80гә якын иленнән танылган чит ил спикерларын җыячак.

Читать дальше...

Башкортстанда балигъ булмаган баланы канунсыз рәвештә ике елдан артык тикшерү изоляторында утыртканнар

Azatliq.org 

8 сыйныф укучысын 2022 елда наркотик саклау-таратуда шикләнеп тоткарлыйлар. Прокурор да, тикшерүче дә, район мәхкәмәсе дә, Башкортстан Югары мәхкәмәсе дә хөкем карары чыгарылган чакта балага 15 яшь кенә булуына карап та тормаган.

Преемственность поколений: Нурлатские школьники посетили детский сад

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Вчера ученики 5Б, психолого-педагогического класса Нурлатской школы №1 с классным руководителем Гульшат Илсуаровной Гибадуллиной, посетили воспитанников детского сада «Алсу».

Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чаралары узачак

Tatar-inform.tatar 

10 апрельдә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда Ураза гаете уңаеннан гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Быел ул Россиядә игълан ителгән – Гаилә елы, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Читать дальше...

Русиядә бер көн эчендә дәүләткә хыянәт турында ике җинаять эше ачылган

Azatliq.org 

Аларның берсе Дзержински, икенчесе Волгоград кешесенә ачылган. Хокук яклаучылар соңгы вакытта Русиядә дәүләткә хыянәт һәм шымчылык турындагы җинаять эшләренең саны кисәк артуын әйтеп килә.

Рөстәм Миңнеханов дүрт татарстанлыга һәм Чаллы компаниясе коллективына рәхмәт белдерде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәхмәт белдерү турында кайбер боерыкларны имзалады. Документлар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Читать дальше...



Татарстанда БРИКС илләре Уеннарына әзерлек буенча оештыру комитеты составы үзгәртелде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «БРИКС илләре спорт уеннары» Халыкара мультиспорт чарасына әзерлек һәм аны үткәрү буенча республика оештыру комитетының составын үзгәртү турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Ләбиб Лерон: Ләис Зөлкарнәй – үзенең өслүбе булган, һәммәбездән аерылып торган шагыйрь

Tatar-inform.tatar 

Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, шагыйрь, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон Габдулла Тукай музеенда Тукай Дәүләт премиясенә әдәбият өлкәсендә булган кандидатларның иҗатлары турында фикер алышуда катнашты.

Читать дальше...

Махсус операциядә катнашучы үлгән очракта, түләүне аның балигъ булган балалары алачак

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядә катнашучы әтисе үлгән очракта, түләүләрне аның балигъ булган балалары алачак. Кичә Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалады.

Читать дальше...

Республика мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле

Tatar-inform.tatar 

10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак.

Читать дальше...

Түбән Новгородта милләтара ифтар узды

Tatar-inform.tatar 

Түбән Новгородның шәһәренең Хөсәен Фәезханов исемендәге ислам институты бинасында 26 март көнне II милләтара ифтар узды. Быелгысын өлкә Диния нәзарәте булышлыгында төбәк татарларының милли-мәдәни һәм Азәрбайҗан автономияләре, Дагыстан һәм Карачай-Черкас якташлыклары, таҗиклар оешмасы оештырды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Димитровград шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә «Рамазан Кубогы» узды

Tatar-inform.tatar 

7 апрельдә Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә «Рамазан Кубогы» узды. Турнирны сәламләү сүзе һәм дога белән Димитровград Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс Мөхетдинов ачып җибәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Орск шәһәрендә су басудан зыян күргән кешеләргә Әлмәттә ярдәм җыю дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт халкы Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә су басудан зыян күргән кешеләргә актив ярдәм итә. Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән Әлмәттә күрше төбәкнең зыян күрүчеләренә гуманитар ярдәм җыю оештырылды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *