Татарстанның шәхси хуҗалыкларында сөт җитештерү елына 0,9 процентка кимегән
2023 елда Татарстанда шәхси хуҗалыкларда терлек һәм кош-корт симертү, сөт һәм йомырка җитештерү 4,2 процентка, 0,9 процентка һәм 1,5 процентка кимегән. Бу Дәүләт статистикасы буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы территориаль органы (Татарстанстат) мәгълүматларыннан күренә.
Симертеп чалу өчен хуҗалыкларда 113,7 мең тонна терлек һәм кош-корт (тере авырлыкта), 514,7 мең тонна сөт һәм 297,1 млн данә йомырка җитештерелгән.
Тулаем республика буенча терлек һәм кош-корт җитештерү кимегән (тере авырлыкта 512,9 мең тонна, 2,5 процентка кимегән). Әмма сөт һәм йомырка җитештерү 7,5 процент һәм 1,5 процентка арткан (2 млн 190,0 мең тонна сөт һәм 1 млрд 562,6 млн данә йомырка җитештерелгән).
Үз чиратында авыл хуҗалыгы оешмалары, гомумтөбәк трендын билгеләп, симертеп чалу өчен 374,1 мең тонна терлек һәм кош-корт ите (2 процентка кимегән), 1 млн 470 мең тонна сөт (11,1 процентка арткан) һәм 1 млрд 237,8 млн данә йомырка (2,6 процентка арткан) җитештергән.
Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр дә сөт җитештерүне 4,8 процентка арттырган (205,3 мең тонна җитештерелгән), әмма симертеп чалу өчен терлек һәм кош-корт ите (25,1 мең тонна, -1,3 процент), шулай ук йомырка җитештерүне (27,7 млн данә, -9,8 процент) киметкәннәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сөт җитештерү үсешенең бер ноктасы — сөт фермалары һәм комплекслары төзү. Моңа Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров игътибар юнәлтте.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2023 елда Татарстанда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 2,7 процентка кимегән.