Татарстанда 2023 елда мөгезле эре терлекләр баш саны 2,7 процентка кимегән
2023 елда Татарстанның барлык категория хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр саны 2,7 процентка, алдагы 2022 ел белән чагыштырганда, 890,4 мең башка кадәр кимегән. Әлеге белешмә Дәүләт статистикасы буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы территориаль органы (Татарстанстат) мәгълүматларыннан күренә.
Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында мөгезле эре терлекләр саны елына 2,1 процентка — 520,9 мең башка кадәр, шәхси хуҗалыкларда елына 2,0 процентка — 270,4 мең башка кадәр, ә фермер хуҗалыкларында елына 7,5 процентка — 99,1 мең башка кимегән.
Шул ук вакытта барлык категория хуҗалыкларда сыерлар саны 2,5 процентка — 322,8 мең башка кимегән. 2023 ел ахырына аларның баш саны авыл хуҗалыгы оешмаларында — 186,4 мең (еллык күрсәткечтә 2,5 процентка кимегән), шәхси хуҗалыкларда — 100 мең (1,4 процентка кимегән), ә фермер хуҗалыкларында 36,4 мең баш (5,7 процентка кимегән) тәшкил иткән.
Ел йомгакларына караганда, төбәктә дуңгызлар баш саны 0,7 процентка — 451,5 мең башка кадәр, ә сарык һәм кәҗәләр саны 1,8 процентка — 295,3 мең башка кимегән.
Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында дуңгызлар саны 436,2 мең баш булган (0,1 процентка кимегән), шәхси хуҗалыкларда — 12,5 мең баш (15,9 процентка кимегән), ә фермер хуҗалыкларында — 2,8 мең баш тәшкил иткән (17,5 процентка кимегән).
Авыл хуҗалыгы оешмаларында сарык һәм кәҗәләр саны 16,6 мең башка җиткән (еллык күрсәткечтә 0,7 процентка кимегән), шәхси хуҗалыкларда — 241,4 мең баш (еллык күрсәткечтә 2,3 процентка кимегән), ә фермер хуҗалыкларында 37,3 мең баш тәшкил иткән (0,4 процентка арткан).
Элегрәк Татарстанның 27 районында мөгезле эре терлекләр баш санының тискәре динамикасы күзәтелүе билгеле булды. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров фермер хуҗалыкларында баш саннары кимүен биш еллык йөкләмәләр тәмамлану белән бәйләп аңлатты.