Миңнеханов һәм Чернышенкога Казанда туризм тармагына кадрлар әзерләү турында сөйләделәр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Казанда туризм тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәгендә булдылар. Кунакларга туризм тармагы белгечләрен әзерләү ничек оештырылачагы турында сөйләделәр. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәк узган ел ачылды. Ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында урнашкан. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында «Туризм өлкәсендә идарә итүне камилләштерү» федераль проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Мәйданы 1,5 мең кв. метр тәшкил итә. «Биш уку аудиториясе, уку бинасы бар, һәм янәшәдә тагын нәкъ шундый берәү урнашкан. Моннан тыш, заманча җиһазландырылган цифрлы студия бар», — дип сөйләде Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Аның сүзләренчә, 2024 елда үзәктә 21 төбәктән 168 кеше белем алачак. Тагын берничә субъект «көтү исемлегендә» тора. «Башка төбәкләрдән дә укырга чакыруыгыз бик яхшы», — дип билгеләп үтте моңа Россия вице-премьеры.
Дмитрий Чернышенко һәм Рөстәм Миңнеханов үзәкне интерактив эшләтеп җибәрү тантанасында, ә аннары «Казан марина» туристлык территориясен булдыруга багышланган киңәшмәдә катнашты. Вице-премьер су туризмын, шул исәптән яхтингны үстерү проектының уникальлеген һәм әһәмиятен югары бәяләде.
Ул искәрткәнчә, проектны финанслау 15,5 млрд сум тәшкил итәчәк, шуның 5,5 млрд инженерлык инфраструктурасын төзүгә китәчәк. «Проектны гамәлгә ашыруда «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектына ярдәм чараларын куллану планлаштырыла», — дип төгәллек кертте Хөкүмәт рәисе урынбасары.
Киңәшмә ахырында Туризм.РФ корпорациясе һәм ике инвестор — «Лаеш» яхт-клубы» һәм «Кама ривьерасы» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре арасында планнар турында килешүләр имзаладылар.
Илкүләм проектлар илдә 2019 елдан Президент Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырыла.