Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете Жуков медале белән бүләкләнде
Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете Жуков медале белән бүләкләнде. Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй хәрбиләре белән очрашуда медальне мобилизацияләнгән егетнең гаиләсенә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин тапшырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашу балалар иҗат йортында оештырылды. Очрашуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Сергей Хватков, Кораллы көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
Район башлыгы урынбасары хәрбиләрне район икътисады, яңалыклар белән таныштырды һәм аларның гаиләләреннән килгән барлык мөрәҗәгатьләр эш тәртибендә каралуын, егетләрнең Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булуларын теләде. Шулай ук ул хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю эше барышы белән дә таныштырды.
Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды.
-Махсус хәрби операция башлангач, сез беренчеләрдән булып Ватан сагына бастыгыз. Сез безнең өчен беренчеләр булып каласыз. Алдыгызда торган бурычны намус белән үтисез. Сез безнең өчен чын геройлар. Хәзерге вакытта контракт буенча хезмәткә җыю бара, - диде Айрат Әгъләмҗанов.
Очрашуда Зәйдән мобилизацияләнгән егетнең хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Россия Президенты карары белән Жуков медале белән бүләкләнүе турында хәбәр ителде. Бүләк аңа шәхсән тапшырылган булган. Бүген Петр Уразайкин лаеклы бүләкне хәрби егетнең тормыш иптәше Еленага һәм әти-әнисенә тапшырды.
-Улларыбызның исән-сау җиңү белән кайтуларын көтәбез. Улыбыз бабасы батырлыгын кабатлый. Минем әтием дә илебез азатлыгы өчен көрәшеп, Берлинга кадәр барып җиткән, - диде хәрбинең әтисе.
Фото: http://zainsk-inform.ru/