Татарстанда торак төзелеше буенча еллык планының 13 проценты үтәлгән
Татарстанда программа нигезендә быелгы планнан 13 процент, ягъни 399 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Гомумән алганда, 2024 елда ким дигәндә 3,15 млн кв.метр торак мәйдан тапшыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде.
Татарстан Республикасы җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чараны видеоконференцэлемтә форматында Татарстан Республикасы Рәисе уздырды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
10 февральгә булган мәгълүматларга караганда, коммерцияле төзелештә 5 процент торак кулланышка тапшырылган, дип дәвам итте Айзатуллин. Алар — гомуми мәйданы 68,9 мең кв. метр булган 22 йорт, социаль ипотека программасы буенча 18 процент, яки гомуми мәйданы 29 мең кв.метр булган 12 йорт.
Шулай ук Татарстанда 301 мең кв. метрлы 2229 шәхси торак йорт төзелгән. 2024 елга планлаштырылган күләмнең 20 проценты тәмамлану дәрәҗәсен тәшкил итә.
Халыкның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Агымдагы елда 930 ятим баланы торак мәйданы белән тәэмин итүгә 1,7 млрд сум билгеләнгән. Биш һәм аннан да күбрәк балалы тагын 28 гаилә үз торакларын алачак. Хәзерге вакытта белгечләр муниципалитетлар тапшырган исәп-хисап эшләрен тикшерә. Алар нигезендә сертификатлар рәсмиләштереләчәк.
Моннан тыш, республиканың 41 районында 84 гаилә, шулай ук Ерак Төньяктан күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм мәҗбүри күченүчеләр категориясеннән алты кеше фатир белән тәэмин ителәчәк.
Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук республика һәм федераль төзелеш программаларын гамәлгә ашыру, шул исәптән илкүләм проектлар белән башкарыла торган программалар турында сөйләде.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан Президент Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырыла.