Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәнәгате казанышлары тәкъдим ителгән күргәзмә белән танышты
Бүген республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан Татарстан сәнәгате казанышлары тәкъдим ителгән күргәзмә белән танышты. Күргәзмәдә 50гә якын предприятие һәм югары уку йорты үз продукциясен һәм яңалыкларын тәкъдим иткән иде.
Экспозиция Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексының ике локациясендә урнашкан. Әйтик, парковкада КАМАЗ йөк автомобильләре, Соллерста җитештерелгән автобуслар, шулай ук тракторлар, төрле суднолар һәм хәрби транспорт тәкъдим ителгән иде.
Моннан тыш, «КАМА» АҖ конструктив, җитештерү һәм дизайнер карарлары җыелмасын (аларны электрокарларның башка модельләрендә дә кулланырга мөмкин) тәкъдим иткән «Атом» электромобиле платформасын күрсәтте.
Күргәзмәнең икенче өлеше комплексның икенче катында урнашкан. Биредә Haier 98 Smart TV S8 телевизорының яңа моделе һәм шул ук компаниянең электр су җылыткычы белән танышырга мөмкин иде.
Роэлпром ЮХИДИ, полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын сүндерүчеләр өчен билгеләнгән пилотсыз очу аппаратын тәкъдим итте. Ул җир асты байлыкларыннан файдалану һәм урманнарны законсыз кисү өлкәсендәге хилафлыкларны ачыкларга сәләтле.
Искәртеп узабыз, күргәзмә территориясендә «Alabuga Skills» һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да булды. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 22 җиңүчегә бүләкләр тапшырды.