Россия Герое Рәсим Баксиков Бөгелмәдә автобус марафонында катнашачак
Иртәгә, 13 февральдә, Татарстанның Бөгелмә районында яшәүчеләр Татарстанда уза торган автобус марафонында катнашачак. Панель дискуссиясе Бөгелмә техника йортында уза.
Чараның спикеры Россия Герое Рәсим Баксиков, ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, ТР Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров була. Дискуссиянең модераторы итеп «Татарстан» ДТРК алып баручысы, журналист Дмитрий Второв чыгыш ясый. Чарада район активы вәкилләре, предприятие, оешма, ведомство учреждениеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары катнаша.
Татарстанның көньяк-көнчыгышы чишмәләр белән данлыклы, шуда күрә Бөгелмә табигый объектларны яңарту һәм төзекләндерүгә зур игътибар бирә. Карабаш авылындагы Изге чишмә 10 млн сумга төзекләдерелгән. Киләчәктә Үзәк паркта балалар өчен яңа җиһазлар кую планлаштырыла.
Якын араларда Сәйдәшев скверын төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Хәзер музыкаль фонтан урнаштырылган, аның янында кече архитектура формалары, эскәмияләр, урналар һәм балалар музыка җиһазлары куелачак. «Татнефть» компаниясенең спорт грантлары максатчан программалары буенча Зелёная Роща авыл җирлегендә спорт мәйданчыгы төзелде. Аңа 5 млн сумнан артык акча тотылган.
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2023 елда 32 территория ремонтланган: шәһәрдә - 24 йорт, авылларда - 7. Бу объектлар 127 күп фатирлы йортны үз эченә ала.