Путин: Россия яман шешкә каршы вакцина ясауга якынлашты
Россия яман шешкә каршы вакциналар һәм иммуномодель препаратлар булдыруга якын. Булачак технологияләр форумы пленар сессиясендә Президент Владимир Путин шулай дип белдерде.
«Без яман шеш авыруларына каршы вакциналар һәм яңа буын иммуномодулятор препаратлар булдыруга якынлаштык. Һәм тиздән алар индивидуаль терапия ысуллары буларак нәтиҗәле кулланылыр дип өметләнәм», – дип өмет белдерде дәүләт башлыгы.
Ул ассызыклаганча, соңгы елларда Россиядә бик күп фәнни ачышлар булды. Мәсәлән, 2023 елда гына да үзебездә уйлап табылган 530 препарат, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе өчен җиһазлар, шулай ук реаниматология, реабилитация, генетик авыруларны диагностикалау өчен җиһазлар теркәлгән.
Моңа карамастан, Россиягә эшне сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәдә дәвам итәргә, үз-үзен тәэмин итүне арттырырга һәм медицина технологияләрен үстерүнең төп юнәлешләре буенча лидер булырга кирәк, дип билгеләп үтте Президент. «Яңа глобаль эпидемия куркынычы белән беррәттән, теләсә нинди проблемага әзер булырга кирәк», — диде ул.
Моның өчен Россиягә көчле суверен фәнни-технологик база һәм инфраструктура кирәк.