Хоккейчы Данис Зарипов Казанда Путин штабы волонтерлары белән зарядка үткәрде
Россия Президенты вазифасына кандидат Владимир Путинның Казанда республика сайлау штабында «Спорт өчен! Сәламәт яшәү рәвеше өчен!» интерактив мастер-классы узды. Әлеге спорт чарасы төрле яшьтәге актив яшәү рәвешен яратучыларны берләштерде.
Штаб активы белән зарядканы Владимир Путинның ышанычлы заты, Россиянең атказанган спорт мастеры, биш тапкыр Гагарин Кубогын яулаган, шайбалы хоккей буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Данис Зарипов һәм сайлаучыларның инициатив төркеме әгъзасы Ольга Павлова үткәрде.
Данис Зарипов профессиональ хоккейчының иртәнге җылыну күнегүләре комплексын күрсәтәчәген әйтте. Аның сүзләренчә, тренировка ысулында барлык мускул төркемнәре эшли, алар кешенең яше һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, һәркем өчен яраклы.
«Дәртле зарядка — көннең иң дөрес башлангычы. Спортчылар бөтен илгә үрнәк күрсәтергә һәм көнен актив башларга тиеш. Мин мондый чараларга һәрвакыт ачык, иң мөһиме — яшьләргә үрнәк күрсәтү. Минем профессиональ карьерам озын һәм мин спортның кеше организмы өчен никадәр мөһим булуын бик яхшы аңлыйм», — дип билгеләп үтте ул.
Ольга Павлова спортның авыруларны профилактикалауга һәм сәламәтлекне ныгытуга, шулай ук физик форманы саклауга ярдәм итүен ассызыклады. Моннан тыш, чарада катнашучыларга тән мускулларын тонуста тоту өчен өй шартларында нинди күнегүләр ясарга мөмкинлеге турында сөйләячәкләр.
«Бүген без спорт энергиясе белән тулыланырга телибез. Безнең белән бергә төрле категория гражданнар катнаша — болар «Яшь Гвардия» активистлары, төрле марафоннарда катнашучылар һәм югары класслы спортчылар. Владимир Владимирович һәрвакыт спортны дәүләт сәясәтенең өстенлеге дип атый. Төп бурыч — массакүләм спортны һәм балалар спортын үстерү», — дип өстәде ул.