Мөхәммәтшин: Балык Бистәсе районының икътисади күрсәткечләр үсеше өчен резервлары бар
Балык Бистәсе районында икътисади күрсәткечләрне тагын да арттыру өчен җитди резервлар бар. Район Советының хисап сессиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шундый фикер белән уртаклашты.
Чара алдыннан ул капиталь ремонттан соң ачылган 1 нче гимназиядә булды, укытучылар һәм укучылар белән очрашу үткәрде. Сессия үткән район мәдәният йортында җирле продукция күргәзмәсен карады.
Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Исламов сөйләгәнчә, узган ел районнан 1,5 млрд сумлык продукция төяп озатылган, ул 2022 ел күрсәткечләреннән 18,7 процентка артык.
«Район икътисадына аграр комплекс зур өлеш кертә. Ашлык 121,7 мең тонна, майлы культуралар 9,2 мең тонна җыелган. 16,8 мең тонна сөт, 2 мең тоннадан артык ит җитештерелгән. 2023 елда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай җыемы 2,5 млрд сум, акчалата керем 2,1 млрд сум тәшкил итте», — дип уртаклашты муниципалитет башлыгы.
Ул 2023 елда районның 20 федераль һәм республика программасында катнашуын билгеләп үтте. Шуның ярдәмендә 38 объект төзелгән һәм ремонтланган. Финанслау 589,7 млн сум тәшкил иткән. Радик Исламов ярдәм өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Советы депутатларына, республика хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.
Район башлыгы мәгълүматларына караганда, тулаем территориаль продуктның 37 процентын кече һәм урта бизнес тәшкил итә. Хәзер 649 бизнес субъектында 3 меңнән артык кеше хезмәт куя – райондагы барлык халкының дүрттән бер өлеше диярлек. Шуларның 1494е — үзмәшгульләр.
Исламов сүзләренчә, райондагы проблемаларның берсе — җәйге чорда су белән тәэмин ителеш. Аны хәл итү өчен су белән тәэмин итү системасы төзелә. Узган ел эшләрнең икенче этабы тәмамланган, сигез резервуар урнаштырылган. 2024 елда тышкы челтәрләр һәм комплекслы корылмалар төзү планлаштырыла.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы белән районда яшьләр үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, су чыгару челтәрләре һәм башка объектлар барлыкка киләчәк.
Ахырда Фәрит Мөхәммәтшин район Советы депутатларын һәм авыл җирлеге башлыкларын Россиядә март аенда узачак Президент сайлаулары һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары сайлаулары алдыннан аңлату эшен көчәйтергә чакырды. Соңгылары 2024 елның сентябрендә узачак.