Әлмәт «Тегү батальоны» хәрбиләр өчен шәхси бронежилетлар әзерләгән
Әлмәтнең «Тегү батальоны» («Швейбат») клубы инде бүгенге көнгә махсус операция зонасына хәрбиләргә 1 меңнән артык төрледән төрле әйбер җибәргән. Волонтерлар үз эшчәнлеген 2022 елның сентябрендә башлаган, һәм шуннан бирле эш әйләнеше арта гына бара.
Ялга кайткан хәрби тегү остаханәсенә үз шәхси заказы белән кергән. Монда аңа яңа бронежилет әзерләячәкләр. Монолит бронядан, ягъни эче бронеплиталы булганнарга «Тегү батальоны» әлегә махсуслашмаган, ә менә кевлар материалдан булганнарны эшлиләр. Өстәвенә, җитештерү юк җирдән — буш урында оештырылган.
«Менә шундый кевлар материалдан пакетлар, алар инде чехолда. Ул 24 катлам: төрелә, тегелә, полиэтилен белән төрелә, эретелә. Һәм су үткәрми торган тукыма белән каплана. Ул су үткәрми торган пакет булырга тиеш», — ди «Тегү батальоны» оешмасы җитәкчесе Светлана Демидова.
Светлана «Тегү батальоны»нда 2022 елның сентябрь ахырыннан ук командир булып тора. Ел ярым эчендә алар махсус операция зонасына 300 калын свитер, шуның кадәр үк диярлек башлык теккәннәр, ә окоп шәмнәре, биш нокталы утыргычлар һәм носилкалар, волонтерлар әйтүенчә, фон режимында әзерләнә.
«Анда алгы сызыкта барысы да безнекеләр. Безгә иреклеләр отрядларыннан гаризалар килде», —дип дәвам итә хатын.
Барлык битараф булмаганнар ярдәме белән «Тегү батальоны» остаханәсе профессиональ җиһазлар белән тулылана. Аның ярдәмендә тегүчеләр фабриканыкы кебек үк диярлек яхшы сыйфатлы продукт чыгара ала. Алар тактик экипировка экспертлары исеменә дәгъва итми, ләкин алар белән бер телдә сөйләшә ала. Хатын-кызларга броняны саклау классларын өйрәнергә һәм армия үзенчәлекләрендә ориентлашырга туры килә. Волонтерлар баштан ук алып бүгенге көнгә кадәр стандарт булмаган заказлар буенча махсуслаша.
«Мәсәлән, без 70 нче үлчәмдәге маскировка костюмы тектек. Безнең хәтта шундый хәрбиләр дә бар — буйлары 2 метрдан озынрак. Лекало ясадык һәм тектек», — дип аңлата активист.
Волонтерларның төп өлеше тулы көн эшли алучы 10 кешедән гыйбарәт. Ә тулы көн дигәне кайчан ничек —алар иртәнге сәгать 9га килә, кайтулары исә кичке 10 да булырга мөмкин. Хәзер цехның тукыма, фурнитура һәм башка чыгымнарга ихтыяҗы бар. Иң кыйммәтле позиция — кевлар. Аны сатып алу өчен 130 мең сумнан артык акча кирәк.
Хәрбиләргә махсус операция зонасына иң зур товар күптән түгел генә китерелгән. 500ләп биш нокталы утыргыч «Алга» батальонына киткән.
Хатын-кызлар күңелләренә хуш килгән бу шөгыльне махсус операция тәмамлангач та ташларга теләми, балалар киемнәре тегәргә ниятлиләр.
«Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Өйләнмәгәннәре гаилә төзесен, күкрәк тутырып сулыш алып, тыныч тормыш көтсеннәр иде», — ди волонтер.