Әлмәт районы делегациясе махсус операция зонасына коптерлар һәм дроннар китерде
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Әлмәт районы делегациясе махсус операциядә катнашучыларның 1232 нче полкына шефлык ярдәме күрсәтте.
Бу ярдәм партиясенә коптерлар, дроннар, төзелеш материаллары, зарядка әсбаплары, шәхси бүләкләр һәм атап җибәрелгән исемле посылкалар кергән. Бу хакта «Татар-информ»га Әлмәт районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ярдәмне командование һәм хәрбиләр заказы буенча зур предприятие һәм кече оешма вәкилләре, шулай ук Әлмәт районы волонтерлары һәм битараф булмаган кешеләр җыйган.
Бу партиягә кергән иң кыйммәтлесе — балаларның хат һәм открыткалары. Хәрбиләр үзләре әйтүенчә, аларның һәрберсе өчен мондый хат — иң затлы бүләк.
«Безнең сезнең белән бердәмлек, ярдәм һәм терәк — менә чыннан да иң кадерлесе! Җиңү, һичшиксез, безнең кулда булачак. Без булдырабыз!» — ди район башлыгы Тимур Нагуманов.
Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру турында да әйтелә.