Бөгелмәдән хәрбиләргә квадроцикл һәм «Урал» автомобиле тапшырылды
Бөгелмәдән махсус операциядә катнашучыларга «Урал» автомобиле, «тәгәрмәчле» торак модульләр — уңайлы күчмә команда пунктлары һәм квадроцикл тапшырылды.
«Бүген җирле хакимият органнарының өстенлекле бурычларының берсе — махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. Ул Бөгелмәгә эшлекле сәфәр кысаларында килде.
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе филиалы директоры Альберт Кәримов инициативасы белән махсус хәрби операция башланганнан соң компания территориясендә ярдәм җыю пункты ачылган. Бу вакыт эчендә махсус хәрби операция зонасына 15 млн сумга якын шефлык ярдәме күрсәтелгән. Ярдәмгә 2,7 меңнән артык кеше кушылган.
Район Советының хисап сессиясендә чыгыш ясаганда, Рөстәм Нигъмәтуллин махсус операция хәрбиләренең гаиләләренә аерым игътибар юнәлтте.
«Һәлак булган хәрбиләрнең якыннары аерым игътибар таләп итә. Бөгелмә районында бу юнәлештә эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Район предприятиеләренә, кече бизнес вәкилләренә һәм барлык битараф булмаган халыкка гуманитар миссиядә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәм», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Нигъмәтуллин.
Утырышта махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына бүләкләр тапшырылды. Россия Президенты указы белән Фәрхәт Миндубаев һәм Евгений Косолов үлгәннән соң Батырлык орденына лаек булган.
Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру турында да әйтелә.