Россиягә Азәрбайҗан һәм Төркиядән тавык йомыркалары китерү дәвам итә
Россиягә узган атнада Азәрбайҗаннан тагын 2,1 миллион данә һәм Төркиядән 316,8 мең данә йомырка кертелгән. Бу хакта Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
«12 февральдән 18 февральгә кадәр «Яраг-Казмаляр» үткәрү пункты аша Азәрбайҗаннан 2,1 миллион данә һәм Төркиядән 316,8 мең данә азык йомыркасы партияләре Россия территориясендә сату өчен китерелде», - диелә хәбәрдә.
Азәрбайҗаннан продукция алуга базар ачу турында карар хакимият тарафыннан ноябрьдә кабул ителде, товар декабрьнең икенче яртысында килә башлады. Төркиядән исә продукция ташламалы тариф кысаларында килә: Министрлар Кабинеты 1 гыйнвардан 30 июньгә кадәр Россия Федерациясенә 1,2 миллиард тавык йомыркасын пошлинасыз кертергә рөхсәт итте.
Нәтиҗәдә, 19 февральгә Россиягә Азәрбайҗаннан һәм Төркиядән 22,3 миллион азык йомыркасы кертелгән.
Россия Федерациясендә тавык йомыркасы узган елда бер ярым тапкырдан артык кыйммәтләнде. Бу елда аның бәясе төшә башлады: дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) мәгълүматларына караганда, ел башыннан 5 февральгә кадәр ул уртача 2,58 процентка кимегән. Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев импортны төп алшартларның берсе буларак күрсәтеп, Яңа елдан соң тавык йомыркасына бәяләр төшү көтелүе турында сөйләгән иде.
2023 елда Россиядә барлыгы 38,056 миллиард тавык йомыркасы җитештерелгән. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте хәбәр итүенчә, ул 2022 елга караганда 1,8 процентка күбрәк. Ә декабрьдә алар 3,212 миллиард алынган, 2022 елның декабренә караганда 0,5 процентка кимрәк, диелә хәбәрдә.