Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан мәдәниятләр диалогы өчен уникаль шартлар тудырды
Милләтара һәм конфессияара ихтирамлы мөнәсәбәтләр формалаштыру өчен илебез һәм республикабыз халыкларын һәм буыннарын берләштерә торган социаль һәм сәяси мохит кирәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин ассамблеяның VI хисап-сайлау конференциясендә шундый фикер белән уртаклашты.
«Катлаулы халыкара шартларда тыныч, дустанә атмосфераны саклап калу һәм республикада гражданнар тынычлыгын, этноконфессиональ татулыкны саклау – безнең өстенлекле бурычыбыз икәнен истә тоту бик мөһим», – диде ул.
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзләрен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җибәргән, аны Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов укыды.
«Өч дистә ел дәвамында дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, төрле иҗтимагый институтлар белән тыгыз хезмәттәшлектә сез милли мәдәниятләрне һәм туган телләрне саклау һәм үстерү, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны торгызу эшенә мөһим өлеш кертәсез. Республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителгән узган елда бик күп эш эшләнде», – диелә сәламләүдә.
Узган ел республикада рухи-әхлакый кыйммәтләрне, милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән 9 меңнән артык төрле чара үткәрелгән.
«2023 елда Татарстан халыклары ассамблеясының милли-мәдәни автономияләре тарафыннан 1,8 меңнән артык чара үткәрелде. Алар арасында «Безнең йорт – Татарстан» һәм «Мәдәниятләр мозаикасы» этномәдәни фестивальләре, Татарстан Республикасы көне һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар бар», – дип төгәллек кертте Фәрит Мөхәммәтшин.
Ел дәвамында республикада, муниципаль берәмлекләрне дә кертеп, халык иҗатын популярлаштыру, мәдәни традицияләрне, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, этномәдәни күптөрлелекне саклауга юнәлдерелгән 60тан артык чара үткәрелгән.
Спикер шулай ук, гыйнвар аенда, Татарстан Дәүләт Советының 40 нчы утырышында Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында закон кабул ителүен искә төшерде. Үзгәрешләр 6 бүлек һәм 60 маддәгә кагылды. Февральдә республиканың барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре башланды, узган ел алар «Без – Россия гражданнары» девизы астында узган.
Мөһим чаралар арасында Мөхәммәтшин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын, «РОСТКИ» беренче Россия-Кытай форумын һәм башкаларны атады.
«Бу вакыйгалар Татарстанда мәдәниятләр арасындагы диалог өчен уникаль шартлар тудырылганын һәм республиканың Россия бердәм дәүләт тышкы сәясәте кысаларында халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләрне ныгытуга нинди мөһим өлеш кертүен ачык күрсәтә», – дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы.
Шул ук вакытта геосәяси масштабтагы төп вакыйга булып махсус хәрби операция тора, дип ассызыклады ул. Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, Россия Федерациясенең яңа субъектларында яшәүчеләргә, мәҗбүри күченүчеләргә, мобилизацияләнгән татарстанлыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, шулай ук Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә шефлык ярдәме күрсәтелә.
«Татарстан халыклары ассамблеясы, барлык иҗтимагый, милли-мәдәни берләшмәләр, яшьләр канаты Ватан язмышы хәл ителә торган төп бурычлардан читтә калмый», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан халыклары ассамблеясының VI хисап-сайлау конференциясе Казанда Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узды. Анда 2023 елдагы эш нәтиҗәләре, 2024 елга бурычлар турында фикер алыштылар, шулай ук ассамблея советы составы сайланды.