Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2024

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы: Туган телеңне белү ул – әби-бабаңны аңлау

0
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы: Туган телеңне белү ул – әби-бабаңны аңлау

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Рилия Закированың «Туган телеңне белү ул – әби-бабаңны аңлау» дигән язмасы чыкты.

5 гыйнварда Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә республика күләмендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узды. Анда Юкамен районының Починки, Засеково, Палагай, Балезино районының Кистем һәм Паюра, Ижау шәһәренең 6нчы гимназия һәм 97нче мәктәп укучылары катнашты. Олимпиадада 8-11нче сыйныфта укучы 34 бала көч сынашты.

Ул тантаналы линейкадан башланып китте. Укучыларны гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтова сәламләгәннән соң, сүзне Удмуртиянең Фән һәм мәгариф министрлыгы белгече Элеонора Павловна Симушина дәвам итте.

«Чыгышымны Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре белән башлыйсым килә. Ана теленең безнең өчен ничек кирәк булуы турында Габдулла Тукайдан да яхшырак итеп әйтүче юктыр. Аның бу шигырен укып, үземә ачыш ясадым. Әйе, туган телеңне белү ул – әби-бабаңны аңлау, якын һәм ерак туганнарың белән тыгыз элемтәдә тору. Сез туган телегезне белсәгез, үзегезне беркайчан да ялгыз итеп тоймассыз. Кадерле балалар, сез бик зур мактауга лаек. Сез татар телен өйрәнәсез, аны үстерергә ярдәм итәсез. Киләчәктә белемнәрегезне үзегезнең балаларга да тапшырырсыз дип ышанам. Бүген олимпиадада һәрберегез үзегезнең белемнәрегезне күрсәтә ала. Татарстаннан юлланган конвертлар сезгә уңыш китерсен», – диде ул.

Элеонора Павловна «Туган тел» шигырен рус телендә шундый итеп укыды, хәтта мин үзем дә бу шигырьне беренче тапкыр ишеткәндәй кабул иттем. Олимпиада алдыннан шундый хәер-фатиха укучыларның иңнәренә канат куйгандай итте, күңелләрендә ышаныч уятты. Ә минем үземә бу чыгыш татар теле укытучылары һәм укучылар белән гаиләдә туган телне ничек саклаулары хакында әңгәмә корырга этәргеч бирде.

Беренче әңгәмәдәшем 97нче мәктәпнең татар теле укытучысы, директор урынбасары Эльмира Шакирова булды. «Безнең мәктәптә балаларына милли тәрбия бирүче гаиләләр бик күп. Әлфия һәм Габдрәшит хәзрәт Гази­зул­линарның балалары рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр, тәртиплеләр, яхшы укыйлар. Бүген олимпиадада катнашкан Сафия Шаһигәрәева да башлангыч сыйныфта укучы энесе белән безнең уң кулларыбыз. Әгәр алар дәрестә булмасалар, безнең дәрес җанлы, күңелле үтми. Быел безгә Юкамен районыннан Бузанаковлар укырга килделәр. Бик активлар, шигырь уку конкурсларында да бик теләп катнашалар, матур итеп татарча сөйләшәләр. «Ч» хәрефе дә татарча яңгырый, татар авазларын дөрес итеп әйтәләр», – диде ул.

«Кистем авылында иң үрнәк гаиләләрнең берсе – Илмир һәм Зөһрә Касимовлар гаиләсе. Аларның өч балалары да татарча сөйләшәләр. Үзләре дә, балалары да актив, төрле чараларда катнашалар. Кызлары Хәмидә үткән елны Казанда узган олимпиадада беренче урынны яулаган иде. Быел да сынатмас дип уйлыйм. Лияна һәм Вәсил Тютиннар гаиләсе дә балаларына милли тәрбия бирәләр. Зур кызлары инде Казанда КФУда югары белем ала. Берсе Глазов шәһәрендә – техникумда, ә калганнары мәктәптә укыйлар. Әниләре бик актив. Ул мәктәпкә килеп, остаханәләр уздыра: балаларны пәрәмәч пешерергә дә, токмач кисәргә дә өйрәтте. Нинди генә чара уздырсак та, үзәгендә кайный. Алар да гаиләләрендә татарча гына сөйләшәләр. Үземнең гаиләмә килгәндә, без дә улыбыз Айнур белән гаиләдә татарча гына сөйләшәбез. Гореф-гадәтләрне саклыйбыз. Бүген Айнур да олимпиадага белемен сынарга килде», – ди Кистем мәктәбенең татар теле укытучысы Алсу Муса кызы.

6нчы гимназия укучылары Раяз Абдрах­манов һәм Иллария Садыйковадан да гаилә­ләрендә нинди тәрбия алулары турында кызыксындым. Ике укучы да сорауларыма саф татарча җавап бирделәр. «Минем әти-әнием татарлар. Өйдә татарча гына сөйләшәбез. Гаиләбез белән Көчек авылына Сабантуйга кайтабыз. Корбан, Ураза бәйрәмендә әни коймак пешерә, ә без әти белән мәчеткә барабыз. Ә олимпиадага әзерләнергә укытучыларым булыштылар. Шулай ук әти белән әнигә дә мин бик рәхмәтле. Өйдә алар белән әзерләндем. Гимназиядә татар телен өйрәнгәч, Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлилнең иҗатын беләм», – диде Раяз.

Ә Иллария Садыйкова «Асылъяр» үрнәк балалар җыр һәм бию ансамбленең йолдызы буларак, безгә бик яхшы таныш. Аның әти-әнисенең гаиләдә бары татарча гына сөйләшүләре, милли чараларның үзәгендә кайнаулары хакында яхшы беләм. Шушы көннәрдә Иллария Казан шәһәрендә узган «Илһам чишмәсе» конкурсында катнашып, беренче турдан узган. «Мин татар кызы булуым белән бик горурланам. Татарча яхшы белгәч, конкурсларда катнаша алам. Мине милли чараларда күрсәләр, «Асылъяр» бара дип әйтәләр. Татар телемә мәхәббәтне иң элек әти-әнием тәрбияләде. Ә «Асылъяр» ансамбле һәм гимназия миңа татар телен тагын да тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итә», – диде ул.

Шушы урында Раязның һәм Иллариянең әти-әниләренә милли тәрбия биргәннәре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә.

Паюра мәктәбе укытучысы Әлфия Каси­мованың балалары 14, 7 һәм 5 яшьлек. Өйдә татарча гына сөйләшсәләр дә, уллары бер-берсе белән русча аралашалар икән. «Татарча эндәшеп тә, русча җавап алуыма борчылам. Аларны татар конкурсларында катнаштырам. Татарча шигырь дә сөйлиләр, зурысы концерт­ларда татарча җырлый. Тырышлыгыбыз юкка китмәс әле, дип, үземне юатам. Бүгенге көндә саф татар гаиләсендә дә татар телен саклавы авыр», – диде ул.

Засеково мәктәбе укытучысы Розалия Балтачева авылларында саф татар гаиләләре сирәк булуын, балаларның күбрәк катнаш гаиләдә тәрбияләнүен әйтте. «Гаиләләрдә хәзер удмурт, рус, татар телләрен катнаштырып сөйләшәләр. Безнең авылда эш булмагач, әти-әниләр еракта эшлиләр. Шуңа күрә кайбер балаларның вакыты күбрәк әби-бабай белән үтә. Рәйхана апа Байкузина – оныкларына милли тәрбия бирүче әби. Ул үзе авыл тарихын бик яхшы белә, җырларга да, телгә дә бик оста. Әле ярый шундый әбиләребез бар», – ди Розалия Габделсәлам кызы.

Быел укучыларның олимпиада эшләрен татар теле укытучыларының методберләшмә җитәкчесе Рәсилә Габдрахманова, Ижау шәһәрендәге 12нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Садыйкова һәм Эльмира Шакирова тикшерде. Алар Казаннан юлланган олимпиада биремнәренең татар мәктәбендә татар телен өйрәнүче укучылар өчен булуын әйттеләр. Әдәбияттан суфичылык турындагы биремнәр балаларга бигрәк авыр булган.

«Быел иҗади эшләргә күп урын бирелгән иде. «Матурлыкны ничек аңлыйсың?», «Минем яраткан шөгыль», «Интернет китапны алыштыра аламы?» кебек темаларга инша язарга кирәк булды. Укучылар бигрәк тә Интернетның китапны алыштыра алмавы хакында бик матур фикерләр язганнар. Әмма «Яраткан китабым» дигән сорауга укучылар чит ил авторларының китапларын гына күрсәткәннәр. Хәзер татарча гына түгел, русча да китаплар укымыйлар.

Гимназиянең бишкөнлек уку программасына күчүе дә олимпиадага тиешле дәрәҗәдә әзерләнергә комачаулады. Хәзер татар теле атнага бер сәгать кенә керә. Моңа кадәр тугызынчы сыйныфлар ярты ел (16 сәгать) татар телен генә фән буларак укыдылар. Яңа елдан соң әдәбиятны үзләштерергә керешәбез. Без олимпиадага әзерләнгән укучылар белән темаларны кабатладык. Тик ул дәрестә өйрәнгән түгел инде. Әдәбият буенча белемнәрнең җитмәве күренә», – ди Рәсилә Искәндәр кызы.

«Мине татар сыйныфлары кимесә дә, олимпиадада катнашучы укучыларның саны кимемәве сөендерде. Ел саен олимпиадада 30-40 укучы катнаша. Унберенче сыйныф укучысы Рамир Җәләевнең эшен тикшергәндә, «канун» сүзен куллануын күреп шаккаттым. Мин быел сигезенче сыйныф укучылары эшләгән кабинетта утырдым. Шунда Хәким Газизуллин олимпиада биремнәренә тиз-тиз генә җавап язды да, иң беренче булып эшен тапшырып чыгып китте. Эшен тикшерә башлагач, таң калдым. Бөтен биремнәргә дә диярлек дөрес итеп җавап биргән. Ул баланы кочаклыйсым, рәхмәт әйтәсем килде. Иллария Садыйкова татар теленнән дә, әдәбияттан да биремнәрне яхшы эшләгән. Күренеп тора: әлеге гаиләләрдә татар теленә зур игътибар бирел», – ди Рәсимә Фоат кызы.

Быел татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада беренче урынны түбәндәге укучылар яулады: Иллария Садыйкова (6нчы гимназия, 8нче сыйныф), Хәмидә Касимова (Балезино районы Кистем мәктәбе, 9нчы сыйныф), Алия Гафурова (6нчы гимназия, 9нчы сыйныф), Булат Мостафин (6нчы гимназия, 10нчы сыйныф), Айнур Касимов (Балезино районы Кистем мәктәбе, 10нчы сыйныф), Рамир Җәләев (6нчы гимназия, 11нче сыйныф), Александр Касимов (Балезино районы Кистем мәктәбе, 11нче сыйныф), Хәким Газизуллин (97нче мәктәп, 8нче сыйныф), Сафия Шаһигәрәева (97нче мәктәп, 9нчы сыйныф).

Ул көнне татар теле укытучылары Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы бүләк иткән күрсәтмә әсбаплар белән кайтып киттеләр. «Олимпиадага әзерләнгәндә, шушы плакатлардан файдаландык. Татарстан Мәгариф министрлыгына бик файдалы күрсәтмә әсбаплар әзерләгәннәре өчен зур рәхмәт», – диде Рәсилә Габдрахманова. Димәк, алдагы елда укучылар олимпиадага тагы да яхшырак әзерлек белән килерләр.







Автопробег в честь Дня России прошел в Ленинском округе

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Свыше 5,2 миллиона жителей Московского региона получают набор социальных услуг в натуральном виде

Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Анатолий Голод: ПРИЗНАНИЕ НАТО НАДО ПРИМЕНЯТЬ!

В Дубне сотрудники Росгвардии помогли утиному семейству перейти оживленную трассу


В Москве пройдет выставка Евгении Васильевой «Между пороком и добродетелью»

Петербургский Пушкинский бал

«Школа вожатых» прошла в школе №7 в Реутове

Скидки по поводу и без от Mirihi Island Resort


America’s Space Infrastructure: So Vulnerable It Destabilizes Geopolitics

Creepy King Charles Painting Is Vandalized by Radical Animal Rights Activists, Gets a Cartoon Face and Speech Balloon!

Max free trial returns just in time for House of the Dragon season 2 this week

McDonald's Grimace showed Mets fans what happens when something goes right this season


Завершается устройство земляного полотна на дороге с мостом через Обь в районе Сургута

Завершено масштабное обновление трассы М-4 Дон в Ростовской области

Большая часть российских автомобилистов готова перейти на б/у запчасти

Всегда на связи: проводная гарнитура Fstyler FH150U от A4Tech


Age of Sail: Navy & Pirates 1.0.1.13

Моя Говорящая Кошка 3.2

Real Commando Shooting 3D 6.0

MMORPG Tarisland выпустили в Китае раньше времени



В Дубне сотрудники Росгвардии помогли утиному семейству перейти оживленную трассу

«ЯРКО» провела развлекательную программу на фестивале «Крутая песочница»

Совместное заявление участников круглого стола, приуроченного ко «Дню защиты прав безвинно осужденных»

«ЯРКО» провела развлекательную программу на фестивале «Крутая песочница»


Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Анатолий Голод: ПРИЗНАНИЕ НАТО НАДО ПРИМЕНЯТЬ!

Концерты в рамках проекта «Музыка на крыше» пройдут на ВДНХ в июне

Пробоина возникла в корпусе теплохода на Волге в Нижегородской области

Загрутдинов: ЖК с подземной автостоянкой построят в следующем году в Конькове


Новая аптечка, высокий штраф и много камер: что изменится для водителей в ближайшее время

Авиарейс из Благовещенска в Москву задержали на 14 часов

Зачем Сталин велел делать авто без крыши и что из этого вышло

Приглашаем на лекцию Даши ламы из Иволгинского дацана: Загадочный феномен Итигэлова


Соболенко и Димитров вместе потренировались на «Уимблдоне»

Александрова вышла во второй круг турнира WTA в Хертогенбосе

Сафиуллин не смог пробиться во второй круг турнира ATP в Штутгарте

Самсонова вышла во второй круг турнира в Хертогенбосе


Синоптик Леус: 15 июня в Москве будет сухо и до +26 градусов

Тополиный пух, жара… метель: власти и девелоперы ищут способы обезопасить граждан от сезонной проблемы

В Туле перевозчиков будут штрафовать за высадку из транспорта инвалидов I группы

Рафик Загрутдинов: Жилой комплекс с подземной автостоянкой на улице Бутлерова построят в следующем году


Музыкальные новости

«Всю жизнь я зарабатывал пением и… легким аферизмом». Прохор Шаляпин раскрыл источники дохода в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» на ТВ-3    

"Как в раю": Джиган и Самойлова исполнили мечту знаменитой "диско-бабушки" из Коми

Анна Asti и Дима Билан стали лучшими исполнителями по версии премии МУЗ-ТВ

Рэпер Моргенштерн заявил, что у него на счетах находится примерно 9 млн долларов


Рубена Варданяна в бакинской тюрьме заставляли долго стоять, его лишали воды, ему не разрешали мыться и менять белье и одежду

В Дубне сотрудники Росгвардии помогли утиному семейству перейти оживленную трассу

Совместное заявление участников круглого стола, приуроченного ко «Дню защиты прав безвинно осужденных»

«ЯРКО» провела развлекательную программу на фестивале «Крутая песочница»


Путин приветствовал в России участников и гостей Спортивных игр стран БРИКС

«Неприятно, что случилось в Казани». Шипачев — о переходе в минское «Динамо»

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» и ДЕНЬ РОССИИ: успех России в С В О = мир во всём мире?!

Джиган и Оксана Самойлова привели на “Премию Муз-ТВ” в Москве ту самую “диско-бабушку из Сыктывкара” – любимицу Сергея Лазарева


Рафик Загрутдинов: Жилой комплекс с подземной автостоянкой на улице Бутлерова построят в следующем году

Грузовик выехал на встречку: смертельная авария на М-5 в Челябинской области

Расписание движения пригородных поездов СЗППК изменится с 11 по 12 июня 2024 года

Прокуратура: таксист сбил 4-летнего ребенка на велосипеде на юго-востоке Москвы


Путин: если Киев откажется от переговоров, новые условия России будут другими

Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Анатолий Голод: признание Нато надо применить!

Путин приехал на Смоленскую площадь для встречи с руководством МИД РФ

LIVE: Путин проводит совещание с руководящим составом МИД России




Завершилась первая цикловая встреча региональных руководителей компании AlfaBiom

Около 100 сотрудников подмосковного главка Росгвардии приняли участие в донорской акции «От сердца к сердцу»

Стоматолог Татьяна Сумцова: как стресс влияет на здоровье зубов

«Солисты Москвы» выступили в московской больнице в преддверии Дня медицинского работника


США обязаны передать Киеву "эскадрильи истребителей", заявил Зеленский

Зеленский: США передадут Киеву новые ЗРК Patriot и «эскадрильи истребителей»


Баскетболисты пойдут кругами // Единая лига ВТБ пересмотрела формат проведения чемпионата

Резидент «Инсайт Люди» Дмитрий Зубов 12 июня установил мировой рекорд по чеканке мяча в «Лахта Центре»

В Москве вручили премию МУЗ-ТВ — 2024

«Этот спорт воспитывает силу и упорство»: Вице-спикер Народного Хурала Бурятии приняла участие в открытии чемпионата России по гиревому спорту


Пашинян видит Армению в ОДКБ лишь при выходе Белоруссии или извинениях Лукашенко

Армения выразила протест Минску из-за заявлений МИД Белоруссии

За что Лукашенко должен извиняться перед Арменией?


Созданный нейросетью Собянин выманил у заслуженного врача РФ 4 млн рублей

Собянин рассказал, как электробусы помогают улучшать экологическую ситуацию

Собянин: Объем закупок у малого бизнеса с 2024 года составил почти 227 миллиардов

Собянин: Более пяти тысяч семей в СВАО получили новые квартиры по реновации


Синоптик Ильин предупредил, что в Москве этим летом возможно образование смерчей

Мособлдума организовала выставку «Экологическое воспитание.Раздельный сбор мусора»

Призыв лидера движения «Всеармянский фронт» оказать помощь пострадавшим после наводнения

«Москва 24»: при сборе грибов следует ориентироваться на запах и окрас, чтобы не положить в корзину несъедобные


В Туле перевозчиков будут штрафовать за высадку из транспорта инвалидов I группы

Приглашаем на лекцию Даши ламы из Иволгинского дацана: Загадочный феномен Итигэлова

Тополиный пух, жара… метель: власти и девелоперы ищут способы обезопасить граждан от сезонной проблемы

Зачем Сталин велел делать авто без крыши и что из этого вышло


Стало известны победили в шоу "Сокровища императора"

АО «Транснефть - Север» оказало благотворительную помощь детскому саду в Архангельской области

Больше 90 тысяч жителей Архангельской области являются донорами

Архангелогородцев и гостей города приглашают посетить мероприятия фестиваля «Гармоничная Россия»


В Нижнегорском районе Крыма проведен рейд по бывшим мигрантам

Севастополь появился на вышитой карте Крыма

Музыкально-поэтический вечер «Жизнь не кончена, песня не спета»

В Крыму хотят создать профессиональную хоккейную команду


Камчатский театр драмы и комедии стал лауреатом Международного фестиваля

Страницы жизни. Ульяновцы вспоминают Юрия Андропова

Якутские школьники участвуют в историческом форуме «Маршал Жуков» в Музее Победы в Москве

В Москве пройдёт фестиваль WOOF, на котором можно приютить питомца














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *