Калининград өлкәсендә Фатих Кәримнең 115 еллыгына багышланган чаралар узды
Быел Россиянең күп кенә шәһәрләрендә танылган татар язучысы, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулуга багышланган искә алу чаралары уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илебезнең күп кенә почмакларында шагыйрьнең истәлеген кадерләп саклыйлар. «Фатих! Син исән, исән! Сине яраталар, укыйлар һәм онытмыйлар!..» Шагыйрьнең кызы Ләйлә Фатих кызы студентлар һәм мәктәп укучылары белән очрашудан соң әнисенең әлеге сүзләрен кабатлады.
Фатих Кәрим һәлак булган көнне, 19 февральдә, Калининград өлкәсенең «Кардәшләр» җәмгыяте вәкилләре Багратионовск районы җәмәгатьчелеге белән берлектә искә алу чаралары үткәрде. Аның барышында Владимирово бистәсе музей-мәдәни үзәгендә очрашулар узды, кунаклар шагыйрьгә истәлек ташы куелган урында булды.
2017 елда Медовое һәм Садовое бистәләре (Владимирово бистәсе янында) арасындагы юл буендагы кырда, 37,8 метр биеклектә, шагыйрь һәлак булган урында истәлек билгесе урнаштырганнар. Мемориаль плитәгә: «Биредә 1945 елның 19 февралендә 226нчы сапер батальонының взвод командиры, кече лейтенант Кәримов Фатих Вәли улы – танылган татар шагыйре Фатих Кәрим һәлак булды», - дигән сүзләр язылган.
Искәртеп узабыз, 23 мартта Калининград өлкә тарихи-сәнгать музеенда Фатих Кәримгә багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрергә ниятлиләр. Аның барышында «Кардәшләр» җәмгыяте инициативасы белән Фатих Кәримгә багышлап уздырылган төбәкара сәнгатьле укучылар бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителәчәк.