Казан бу кышта туристлар арасында иң популяр юнәлешләр исемлегенә керде
Казан бу кышта Россиядәге иң популяр юнәлешләр арасында дүртенче баскычта урнашты. Туристларның 2,7 проценты ТР башкаласында булып киткән. Бу уңайдан бары тик Мәскәү (28,2 процент), Санкт-Петербург (13,8 процент) һәм Сочиның (8,3 процент) гына күрсәткечләре югарырак, дип яза «Известия» газетасы.
Беренче унлыкка шулай ук Екатеринбург (2,3 процент), Краснодар (2 процент), Түбән Новгород (1,6 процент), Калининград (1,5 процент), Новосибирск (1,4 процент) һәм Ростов-Дон (1,4 процент) шәһәрләре кергән.
Шул ук вакытта декабрь – февраль статистикасы күрсәткәнчә, бу чорда россиялеләрнең 75,5 проценты ил эчендә сәяхәт иткән. Өстәвенә, узган ел белән чагыштырганда аларның саны 7 процентка арткан.
Аналитиклар чит ил турларына да анализ ясаган. Истанбул (9,6 процент), Дубай (6,5 процент) һәм Бангкок (4,3 процент) иң популяр шәһәрләр булып чыккан. Кышкы юнәлешләр унлыгына шулай ук Минск (4,1 процент), Ереван (2,7 процент), Паттайя (2,3 процент), Париж (1,6 процент), Тбилиси (1,5 процент), Баку (1,4 процент) һәм Рим (1,3 процент) шәһәрләре кергән.