IТ-ипотека программасы буенча лимит 700 миллиард сумга кадәр арттырылачак
IТ-белгечләр өчен ташламалы ипотека программасы буенча гомуми кредит лимитын 500 миллиард сумнан 700 миллиард сумга кадәр арттырырга ниятлиләр. РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Telegram-каналында урнаштырылган хәбәрдә шулай диелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Ташламалы IТ-ипотека программасы буенча гомуми кредит лимитын тагын 200 миллиард сумга арттырып, 700 миллиард сумга җиткерү ниятләнә», - диелә хәбәрдә.
РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында билгеләп үтүләренчә, хәзерге лимит 50 мең IТ-белгечкә әлеге ярдәм чарасын алырга мөмкинлек бирә, ә гомуми лимитны арттыру нәтиҗәсендә өстәмә рәвештә 15 мең IТ-белгечкә булышып булачак.
Министрлык мәгълүматларыннан күренгәнчә, ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла башлаганнан алып банклар IТ-белгечләрдән 167 мең заявка алган, барлыгы 447 миллиард сумлык 51,1 мең ипотека кредиты бирелгән. «Узган ел программа кагыйдәләре гадиләштерелде: яшь кысалары киңәйтелде һәм кирәкле керем дәрәҗәсе киметелде, 35 яшьтән кечерәк хезмәткәрләр өчен хезмәт хакына карата таләп тулысынча гамәлдән чыгарылды», - дип искәрттеләр министрлыкта.
IТ-белгечләр өчен 5 процентлы ташламалы ипотека программасын Россия Хөкүмәте 2022 елның маеннан гамәлгә ашыра башлады, диелә хәбәрдә.