«Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе»нең 20 еллыгы билгеләп үтелде
Кичә «Пенза» Кино һәм концерт залында «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе»нең 20 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Васил Шәйхразыев барлык кунакларны сәламләде һәм әлеге зур вакыйга белән котлады. Аның билгеләп үтүенчә, автономия эшчәнлеге татар телен, мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе дәүләт бүләкләрен һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.
Чарада Пенза өлкәсе Губернаторы Олег Мельниченко видеокотлавы тәкъдим ителде. Пенза өлкәсе Хөкүмәте рәисе Николай Симонов чарада катнашучыларны сәламләде һәм өлкә бүләкләрен тапшырды.
Татарстан Республикасы Рәисе указы нигезендә Татар милли мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, «Пенза өлкәсе татарлар милли-мәдәни мохтарияте» рәисе Җиһанша Туктаровка «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Рәисенең боерыгы нигезендә Милләтләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен, «Пенза өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте» рәисе урынбасары Гөлназ Самочкинага, «Пенза өлкәсе Городищенск районы Татар мәдәнияте җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы рәисе, Городищенск районы Сурск шәһәре башлыгы Шамил Назировка Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.
Юбилей чаралары кысаларында өлкә җитештерүчеләренең товарлары, халык осталарының эшләнмәләре, көнкүреш, милли киемнәр урын алган күргәзмәләр эшләде; Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның «Агыйдел» Дәүләт бию ансамбле, Пенза өлкәсе иҗат коллективлары һәм солистлары катнашында концерт программасы тәкъдим ителде.