Казанлылар Россия Президентының еллык Юлламасын зур экранда карады
Бүген Казанның «Парк Хаус» һәм «Республика» сәүдә үзәкләрендә урнашкан кинотеатрларында Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык Юлламасын бушлай күрсәттеләр.
«Казанлылар урыннар мәсьәләсен атна башында ук кайгыртырга кереште. Безнең мәгълүматлар буенча, ике сәгать эчендә сайтта 105 урын белешеп куйганнар», - диде кинотеатр директоры.
Бу – Президентның Федераль Җыенга 19нчы Юлламасы. Ул ике сәгать дәвам итте, бу – моннан алдагы еллар белән чагыштырганда рекордлы күрсәткеч.
«Йөргән егетем хәрби контракт төзеде, шуңа күрә миңа фронттагы вазгыять турында дәүләт башлыгыннан белү мөһим иде. Зур экранда нәрсә күрсәтеләчәген белдек һәм бөтен гаилә белән җыелып карарга киттек», - диде Юлламаны караган кунакларның берсе Ильмира.
Төп темаларны ахырга кадәр ачмадылар, бары тик Владимир Путинның Юллама текстын шәхсән үзе әзерләве генә билгеле иде. Кичә ул хәтта чараларда да катнашмады, вакытының күп өлешен мөрәҗәгатьне әзерләүгә багышлады.
Дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юлламасында Россиянең эчке һәм тышкы сәясәтенә кагылышлы иң мөһим темаларны кузгатты.
«Владимир Владимировичның махсус хәрби операция һәм андагы егетләргә ярдәм итүгә кагылышлы мәсьәләләргә җентекләп тукталуы бик тә куандырды!» - дигән фикере белән бүлеште тамашачыларның берсе Сергей.