Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Сентябрь
2021

Новости за 21.09.2021

Навальныйның берничә тарафдарының ВКонтакте сәхифәләре томаланган 

Azatliq.org 

Алар арасында Навальныйның Казандагы штабының  элеккеге җитәкчесе мәрхүмә Эльвира Дмитриеваның  сәхифәсе дә бар. “Вконтакте” бу томалауларны 23 июльдә чыккан Баш прокуратура карарына бәйләп аңлата.

Британия полициясе Скрипальләрне агулауда шикләнелүче өченче русиялегә гаепләү белдерде 

Azatliq.org 

Ул Русия хәрби күзләве генерал-майоры Денис Сергеев дип фаразлана. Сергеевны үтерү максаты белән сүз куешуда, үтермәкче булуда, авыр тән җәрәхәтләре ясауда, химик корал саклау һәм куллануда гаеплиләр.

Төркиянең Кырымдагы сайлауларны танымавын Русия "игътибарсыз калдырмаячак" дип белдерелде

Azatliq.org 

Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле сүзләренчә, әлеге белдерүдән соң ясалган нәтиҗәләрнең "ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү файдасына булмаячагы билгеле". Алданрак Әнкара Кырымда узган сайлауларны "юридик көчкә ия түгел" дип белдергән иде.

Туймазыда инвалид балаларның ата-аналары ачлык игълан иткән: хакимият аларга яраксыз фатирлар биргән

Azatliq.org 

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәүче инвалид балалы гаиләләргә җирле хакимият шәһәр читендәге сәнәгать зонасында урнашкан, искергән йортлардан бернинди шартлары булмаган фатирлар биргән. Шул сәбәпле өч ана ачлык игълан итте.

Страсбург мәхкәмәсе Русияне Александр Литвиненко үлеме өчен җаваплы дип тапты 

Azatliq.org 

Мәхкәмә карарына күрә, Литвиненконың тол хатынына 100 мең евро күләмендә компенсация түләнергә тиеш. Моннан тыш, Русия 22,5 мең евро күләмендәге мәхкәмә чыгымнарын капларга бурычлы дип табылган.

"Мемориал": сәяси тоткыннар саны ягыннан Татарстан өченче урында 

Azatliq.org 

Татарстанда 53 кеше сәяси маддәләр нигезендә ирегеннән мәхрүм ителгән. Исемлектә беренче урында – Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым һәм Акъяр, икенче урында – Мәскәү. Башкортстан исә дүртенче урынны алган.

"Ахмаклык һәм дискриминация". Камал театрының яңа бинасына архитектура бәйгесе бәхәс тудырды

Azatliq.org 

Татарстан рәсмиләре игълан иткән халыкара архитектура бәйгесе архитекторлар арасында каршылыклы фикерләр тудырды. Түрәләрнең мөстәкыйль белгечләрне бүлгәләргә хакы юк дип санаучылар бар. Камал театрының хәзерге бинасы язмышы да әлегә хәл ителмәгән.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *