Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Сентябрь
2021

Новости за 23.09.2021

"Спутник V"не үсмерләр өчен теркәүгә гариза бирелгән  

Azatliq.org 

Июльдән Мәскәүдә вакцинаны клиник тикшеренүләр алып барылды, аларда үсмерләр катнашты. "Спутник V" – Русиядә теркәлгән дүрт вакцина арасында иң күп кулланыла торганы. Әлегә аларның барысы да 18 яшьтән өлкәнрәк булганнарны вакциналау өчен генә кулланыла.

Ростов өлкәсе Шахта шәһәрендә мөфти мәчетне сата, мөселманнар яңа бина эзли

Azatliq.org 

Ростов өлкәсе мөфтие мәчет бинасының үз исеменә язылган булуын, анда йөрүче мөселманнар аңа буйсынмаганга бинаны сатарга карар итүен әйтә. Мөселманнар моңа ризасызлык белдерә.

Русиянең 2022-2024 елгы бюджет өлгесендә хакимият оешмаларын тотуга 1,5 триллион сум салынган   

Azatliq.org 

21 сентябрьдә хакимият бюджет өлгесен хуплады, ул Русия думасына карауга 30 сентябрьдә кертеләчәк. Якындагы өч елда иң күп акча мәхкәмә системына бирелер дип көтелә: өч ел өчен 718,5 миллиард сум каралган.

Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирустан 20 кеше үлгән

Azatliq.org 

Рәсми саннарга караганда, соңгы тәүлектә илдә коронавирус йоктыруның 21 438 очрагы ачыкланган шуларның 54 е – Татарстанда. Башкортстан исә бу күрсәткечтә рекорд куйган – анда коронавирусны 344 кеше йоктырган.



Кырымда Нариман Джелялга гаепләү маддәсе янә кырыслатылган 

Azatliq.org 

Күптән түгел газүткәргечкә зыян салуда тулысынча катнашкан дип гаепләү маддәсен кырыслатканнар иде инде. Ул вакытта Джелялга 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү янады. Хәзер гаепләү маддәсен янә кырыслатулары сәбәпле, Мәҗлес рәисе урынбасарын 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *