Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Сентябрь
2021

Новости за 29.09.2021

Навальныйны агулау турында тикшерү АКШ телеакадемиясе бүләге алган  

Azatliq.org 

Русия хакимиятләре Навальныйның агуланган булуын кире какты, җинаять эше ачылмады. Bellingcat, The Insider, CNN һәм Der Spiegel тикшерү чыгарды. Анда Алексей Навальныйны ФСБ хезмәткәрләренең махсус төркеме агулавы турында, сәясәтче артыннан берничә ел күзәтүләре турында сөйләнде.

Самарның "Бердәмлек" газетына ябылу куркынычы яный

Azatliq.org 

Самарда 1990 елның апреленнән даими нәшер ителүче бердәнбер татарча өлкә газеты "Бердәмлек" халыктан акча сорап мөрәҗәгать бастырган. Газетның абунәчеләре дә, өлкә хөкүмәтеннән килүче финанс ярдәме дә кимегән.

Лавров һәм Шойгу Русия думасына депутат мандатыннан баш тарткан 

Azatliq.org 

"Бердәм Русия" фиркасенең федераль сайлау алды исемлегенә Лавров һәм Шойгуның кертелүен аналитиклар фирканең сайлаулар алдыннан рейтингы түбән, ә министрларның шәхси рейтинглары югары булуы белән аңлатты.

Русиядә Group-IB хуҗасы дәүләт хыянәтендә шикләнелеп тоткарланган 

Azatliq.org 

Кибер-иминлек өлкәсендә дөньядагы иң эре ширкәтләрнең берсен оештырган Илья Сачков 27 ноябрьгә кадәр сак астында калачак. Ширкәт 2003 елдан бирле эшли һәм кибер-һөҗүмнәр, онлайн-мошенниклык, спам белән көрәшә, югары технологияле  җинаятьләрне тикшерүдә катнаша.

Татарстанда оппозиция сайлау нәтиҗәләре белән бәйле җинаять эше ачтыра алмаган 

Azatliq.org 

"Яблоко" фиркасе вәкилләре тикшерү комитетына сайлауга килгәннәрнең саны арттырылып күрсәтелүдән һәм тавышларны санаганда эшләренә комачау итүләреннән шикаять иткән иде.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *