Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Сентябрь
2021

Новости за 24.09.2021

Эрдоганның Кырым турындагы сүзләреннән соң Русия Төркия помидорларында чир тапкан

Azatliq.org 

Алданрак Төркия “Әнкара элеккегечә Украинаның бөтенлеген хуплый һәм Кырымны канунсыз аннексияләүне танымый" дигән һәм Кырымдагы сайлауларны танымавын белдергән иде. Русиянең моңа кадәр дә, тышкы сәясәт коралы буларак кулланып, башка илләрдән азык-төлек китерүне тыйганы бар иде.

СИБУР "ТАИФ"ны 100 процентка йота, яңа килешү төзелгән

Azatliq.org 

ТАИФның 50 процент һәм бер хиссәсенә алмашка Татарстан ширкәте хуҗалары СИБУРның 15 процентын алачак. Калган пакет ТАИФ акционерларына якын арада СИБУР чыгарачак облигацияләр рәвешендә түләнәчәк.

Башкортстанда коронавирус котыра: Уфа мәктәпләре дистанцион укуга күчәрме?

Azatliq.org 

Башкортстан мәгариф министрлыгы Роспотребнадзорның җирле идарәсенә 5-8нче һәм 10нчы сыйныф укучыларын 14 көнгә дистанцион укуга күчерү турында хат юллады. Коронавирус саннары югары булган Уфада мәктәпләрне алга таба ни көтә?

АКШ вәкилләр пулаты Кремльгә чикләүләрне киңәйтүне хуплады

Azatliq.org 

Русиянең 35 эшкуарына, түрәсенә һәм медиаменеджерына карата чикләүләр кертергә мөмкиннәр. Моны Байден хакимияте хәл итәчәк. Чикләүләр исемлегенә кертеләчәк кешеләрне алданрак оппозиционер Алексей Навальныйның көрәштәшләре тәкъдим иткән иде.

"Яблоко" Русия думасына сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны таләп итә

Azatliq.org 

Фирка бу хакта Үзәк сайлау комиссиясенә шикаять юллаган. Анда өч көнлек тавыш бирүләр вакытында һәм сайлау бүлгеләре ябылганнан соң булган канун бозулар турында мисаллар китерелгән.

"Татар теле һәм IT өлкәләрен берләштергән чаралар күбрәк булсын!"

Azatliq.org 

Казанда беренче зур күләмле татар һакатоны узды. Чарада мәктәп укучылары һәм студентлар татар телен үстерү һәм популярлаштыру өчен төрле IT-проектлар тәкъдим итте. Эшкә мәгълүмати технологияләрне җигеп, татар телен үстерүгә яңа, стандарт булмаган юлларны табып була ди катнашучылар.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *