Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Сентябрь
2021

Новости за 30.09.2021

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев полициягә чакырылган

Azatliq.org 

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевне Хәтер көне митингын уздыру өчен белдерү тапшырырга барганда полиция туктаткан. Зәкиевкә 4 октябрьдә полициягә килүе кирәклеге язылган чакыру тапшырылган.

The Insider-га нигез салучы Роман Доброхотовның өендә тентү узган, үзе эзләүгә бирелгән 

Azatliq.org 

Тентү канунсыз рәвештә ил чиген кичүе белән бәйле җинаять эше уңаеннан уздырылган, диелә. Июльдә аның чит ил паспортын тартып алганнар иде, шуңа карамастан, журналист чит илгә чыгып китә алган.

Казаннан Илнур Хәмидуллин пикетка рөхсәт бирмәүне Страсбург мәхкәмәсенә шикаять иткән

Azatliq.org 

Начар күрүче юрист Илнур Хәмидуллин узган ел шәһәр үзәгендә сигез пикет уздыру турында Казан хакимиятләренә гариза язган булган. Протест чараларын кеше чагыштырмача аз йөри торган урыннарга күчерергә тәкъдим иткәннәр. Мәхкәмәләр аша гаделлек эзләгән арада пикетларны уздыру соңга калган.

Русиядә соңгы ун елда сайлауларда хәрәмләшеп тотылганнарга төрмә җәзасы бирелмәгән

Azatliq.org 

Соңгы ун елда сайлауларда хәрәмләшкәне өчен 173 кеше хөкем ителгән. 50 проценттан артыграк очракта хөкемдарлар бу канун бозучыларга 25 меңнән 300 мең сумга кадәр штрафлар билгеләгән.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *