Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2020

Новости за 07.01.2020

Белгечләр 2020 елда туристлар арасында иң популяр авиамаршрутны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Броньлау мәгълүматлары буенча, 2020 елның беренче яртыеллыгында мөстәкыйль туристлар арасында Таиландка сәфәр ихтыяҗы арта, дип хәбәр итә Biletix.

Читать дальше...

«Ак Барс» хоккейчылары, бер алка да керттермичә, җиңү яулады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасын кабул итте. Матч «Ак Барс» файдасына 2:0 исәбе белән төгәлләнде.

Читать дальше...

Чаллыда табиблар пенсионер йөрәгеннән зур тромб алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә табиблар пенсионер хатын-кызның йөрәгеннән зур тромб алган. Бу хакта хастаханәнең социаль челтәрдәге рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Андрей Каргинов «Дакар» раллиеның өченче этабында отты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Андрей Каргинов «Дакар» раллиеның өченче этабында отты. Бүгенге маршрутта экипаж «КАМАЗ-Мастер» сайтындагы диаграммалар буенча 3:59.15 вакытта килде.

Читать дальше...

«КАМАЗ-Мастер» йөк машинасы «Дакар»ның өченче этабында зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Комарова). Согуд Гарәбстанында «Дакар-2020» ралли-марафонының өченче этабында Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасының йөк машинасы җитди зыян алды — йөк машинасы ташка бәрелгән. Бу хакта команданың Инстаграмдагы битендә хәбәр ителә.

Читать дальше...



Татарстанда томан вакытында саклык чараларын искә төшерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан юлларында күз күреме начарланырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Роспотребнадзор Татарстан кибетләреннән 35 килограммнан артык снюс алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Новиков). Роспотребнадзор Татарстан кибетләреннән 35 килограммнан артык снюс алган. Бу хакта оешманың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Кич Татарстанда томан төшәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген кич, төнлә һәм 8 гыйнварда иртән Татарстан территориясендә томан төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Росстандартта хисап приборларын тикшерү тәртибен үзгәртү турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Көнкүрештә кулланыла торган счетчикларны һәм башка үлчәү чараларын тикшерүнең бердәнбер юридик әһәмиятле нәтиҗәсе Росстандарт реестрында язу булачак. Тикшерү турындагы кәгазь таныклыклар өстәмә мәгълүмат характерында булачак һәм прибор хуҗасының теләге буенча рәсмиләштереләчәк. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Читать дальше...

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Раштуаның асылын искә төшерде.

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан дин тотучыларга Раштуаның асылы турында искәртте. Идарә итүче архиерей сөйләгәнчә, Аллаһының гәүдәләнеше буларак, Христос кешеләр арасында «явызлык генетикасын» юкка чыгару һәм аларга күккә эләгү мөмкинлеген бирү өчен җиргә килгән.

Читать дальше...

Истанбулда татар-башкорт яшьләре дөнья иминлегенә Коръән ашы үткәргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Истанбул татар-башкорт яшьләре, «Россия-Төркия мәдәният, мәгариф, ярдәмләшү һәм теләктәшлек» оешмасы каршында исәнсез кешеләргә, һәр кешенең исәнлеге-саулыгына, дөньяның иминлегенә Коръән ашы үткәргән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

Читать дальше...

Владимир Путин Россия халкын Раштуа бәйрәме белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин православие динен тотучы христианнарны һәм барлык Россия халкын Раштуа бәйрәме белән котлады. Яшьләрне тәрбияләүдә һәм җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезен ныгытуда Рус православие чиркәвенең ролен билгеләп үтте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан җитәкчелеге, Марсель Баһавиев вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы җитәкчелеге «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Хуҗалык идарәсе» ДБУ директоры Марсель Баһавиев вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты. Ул кичә 62нче яшендә вафат булган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Иваново мөселман балалар лагерында рәсем ясау конкурсы үткәргәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). 1-5 гыйнвар көннәрендә Иваново Җәмигъ мәчетендә узган балалар кышкы лагерында Җәмигъ мәчетенә йөрүче балалар Иваново Җәмигъ мәчетенең тәҗрибәле остазлары – имамнары Җурәбәк хәзрәт Әхмәтов һәм Мәхмүд хәзрәт җитәкчелегендә Ислам нигезләрен өйрәнде. Бу хакта Россия мөфтиләр сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Төмән өлкәсендә шагыйрә Галия Абайдуллинаның 80 яшьлек юбилеена милләттәшләр җыелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе Себер татарлары Милли-мәдәни автономиясе Советы әгъзалары шагыйрә Галия Абайдуллинаның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Чаллыда микроавтобус җиңел машина белән бәрелешкән, өч кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыда микроавтобус җиңел машина белән бәрелешкән вакытта ике өлкән кеше һәм бала зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итте.

Читать дальше...

Әгерҗе авылларында кардан «ТАССРга 100 ел» дигән язулы әләм ясаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Әгерҗе районының Девәтернә һәм Кадрәк авылларында бәйрәм кәефен гадәти булмаган боз композицияләре тудыра. Девәтернә авылында Россия һәм Татарстан байракларын кар өстенә ясаганнар. Кардан ясалган байракка «ТАССРга 100 ел» дип язылган. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Читать дальше...

Бөгелмәдә полиция стажеры ут ялмап алган йорттан ир-атны коткарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөгелмәдә полиция стажеры ут ялмап алган йорттан ир-атны коткарган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *