Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2020

Новости за 13.01.2020

Әгерҗе районы Кичкетаң авылының Яңа ел бизәлешенә югары бәя биргәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). ТР Президенты Аппараты, Иҗтимагый палата, Мәдәният министрлыклары вәкилләреннән торган комиссия Әгерҗе районы авылларының Яңа елга бизәлешен тикшерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татар теле буенча төбәкара олимпиада датасы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанда россиякүләм олимпиаданың региональ этабына старт бирелде. Шулай ук Казанда татар теле hәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадасының төбәкара этабы узачак.

Читать дальше...

Андрей Каргинов экипажы «Дакар» раллиенда рәттән өченче этапта җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Андрей Каргинов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасы экипажы йөк автомобильләре категориясендә «Дакар» ралли-рейдының сигезенче этабында беренче булды. Андрей Каргинов участокны 4 сәгать 24 минут 58 секундта узды, бу ралли-рейд этапларында рәттән өченче җиңү.

Читать дальше...

Янгын чыккан биш катлы йорттан биш олы кешене һәм өч баланы коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда биш өлкән кешене һәм өч баланы янган йортның өске катларыннан коткарганнар. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстан халкын хәрби-тарихи темага проектлар конкурсында катнашырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 2 миллион сумлык приз фонды белән хәрби-тарихи тематикага проектлар конкурсы уза. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин паллиатив медицина ярдәмен камилләштерү чараларын эшләргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Путин профильле министрлыкка паллиатив медицина ярдәме күрсәтү системасын камилләштерергә кушты. Йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында урнаштырылган.

Читать дальше...

Чаллы дәүләт театрына баш режиссер итеп Олег Кинҗәгуловның куелуы мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Олег Кинҗәгулов Чаллы дәүләт театрының баш режиссеры итеп куелырга мөмкин. Әлеге мәгълүмат «Татар-информ» га үз чыганаклары аша билгеле булды.

Читать дальше...



Казанда беренче тапкыр сумо буенча бәйге узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Манзара» спорт-музыкаль премиясе кысаларында Казанның Цирк аренасында быел беренче тапкыр сумо көрәше булачак. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә әйтелде.

Читать дальше...

Татарстанда агачка бәрелгән сөт машинасының йөртүчесен хастаханәгә озатканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда сөт ташый торган машина юлдан чыгып китеп, агачка килеп бәрелгән, җәрәхәтләнгән шоферны хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләде.

Читать дальше...

М7 трассасында чит ил машинасының фурага бәрелеп китүе видеога эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Видеога Татарстанда М7 трассасында чит ил машинасының каршы хәрәкәт юлыннан килеп, фурага бәрелеп китеп, чак исән калуы эләккән. Видеоязманы кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырды.

Читать дальше...

Күп функцияле үзәкләр эшенә кагылышлы сорауларны хәзер татар телендә дә биреп булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Күп функцияле үзәкнең телефон хезмәте күрсәтү үзәге татар телендә консультация бирә башлады. Татарстан Күп функцияле үзәкнең колл-үзәге операторларыннан кызыксындырган сорауга җавапны хәзер татар телендә дә алырга мөмкин. Бердәм белешмәгә шалтыратканда, меню автомат рәвештә аралашу телен сайларга тәкъдим итә.

Читать дальше...

Татарстан приставлары банкларга 5,5 млн сумга якын бурычы булган ир-атны эзли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан приставлары банкларга 5,5 млн сумга якын бурычы булган ир-атны эзли. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең массакүлә матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итү буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова сөйләде.

Читать дальше...

«Татар-информ»да «Гаилә» мәчете уздырган бәйгеләр турында сөйләшәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 гыйнварда, 10:00 сәгатьтә «Татар-информ»да «Гаилә» мәчете уздырган бәйгеләргә багышланган матбугат конференциясе булачак.

Читать дальше...

Быелгы «Манзара» тантанасында Раил Нургалиев Муса Галләмов белән көрәшәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Дүртенче тапкыр үтәчәк тантанада «Манзара-2018» премиясе иясе Раил Нургалиев һәм «Манзара-2019» җиңүчесе Муса Галләмов аерым приз фонды өчен көч сынашачак. Җиңүче 150 мең, ә җиңелүче 100 мең сум алачак.

Читать дальше...

Түбән Камада өстенә арматура төшеп, эшче үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Камада эшче кранга абына һәм аның өстенә арматура төшә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Читать дальше...

Ренат Тимерҗанов Татарстан буенча баш федераль инспектор вазифасыннан китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов пенсиягә чыгу сәбәпле отставкага китте. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов митрополит Феофанга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанга милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көнендә журналистларга дәүләт бүләкләре тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген, Россия Матбугаты көнендә, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Чара ТР Милли музеенда узды.

Читать дальше...

Миңнеханов һәм Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләре белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Диния нәзарәте намаз уку курсларына гаризалар кабул итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрдән кабат гаризалар кабул итә башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә минималь хезмәт хакы күләмен исәпләү системасын үзгәртергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиядә минималь хезмәт хакы күләмен исәпләү методикасы искергән, ә минималь куллану бюджеты күләме 40 мең сумнан да ким булмаска тиеш. Бу хакта Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясе (ФНПР) секретаре Олег Соколовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин район-шәһәр депутатлары эшен яктыртуда активлыкка өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан район-шәһәрләре җирле үзидарәләрендә аеруча талантлы депутатларны күрсәтү кирәк. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген, Россия Матбугаты көне уңаеннан, республика, федераль массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлары белән очрашуда шул хакта әйтте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *